Логотип
Блоги

Булдырабыз, әмма...

– Елганы бергә кичәргә уйласаң (гомер елгасын күз алдында тотып әйтүе – Г. С.), юлда кем үзен ничек тотасың, кемгә нинди вазыйфа йөкләнәчәген бу як ярда ук сөйләшеп куярга кирәк, – дигән иде миңа бер әңгәмәдәшем.

– Елганы бергә кичәргә уйласаң (гомер елгасын күз алдында тотып әйтүе – Г. С.), юлда кем үзен ничек тотасың, кемгә нинди вазыйфа йөкләнәчәген бу як ярда ук сөйләшеп куярга кирәк, – дигән иде миңа бер әңгәмәдәшем. – Соңыннан бер-береңне битәрләмәү, үпкәләшмәү өчен кирәк бу...
 
Гаилә коруга, «мин булдырам» дип, тормышның бар йөген үз өстенә алмаска хатын-кызны ничек өйрәтергә соң? «Йөзеп» киткәнче, яр буенда ук аңласын иде бит ул аны.
 
Алиягә мин маникюр ясатырга йөрим. Аның кебек ачык кешеләр белән рәхәт: шунда ук әллә кайчангы танышлар кебек аралаша башлыйсың. Өстәвенә ул олы улым Булатны да белә булып чыкты – кайчандыр «Сәләт»тә бергә ял иткәннәр. Бу сөйкемле кызның әнисе белән яшьтәш булсам да, сөйләшер сүзләребез ничектер барыбер күп безнең... Хәер, күбрәк ул сөйли, мин тыңлаучы һәм ара-тирә сорау бирүче генә. Ә аны тыңлау үзе бер рәхәт!
 
Йөри торган егете барлыгын Алия миңа беренче танышуыбызда ук әйтте. Өч ел очрашалар икән инде. Бер институтта укыганнар. Юк, икесе дә алган һөнәрләре буенча эшләргә җыенмыйлар. 
– Диплом буенча урнашсам, 6-7 меңгә эшләп йөрер идем. Аңа ничек яшәргә?!Мин инде кулымда гел акча булганга ияләштем хәзер... Кайчак уйлыйм да, исем китә: үземнең эшем бар бит! Эшмәкәрлек безнең канда бугай, әти дә кибетләр тота. 
 
Мактануы түгел Алиянең – ихластан сөенүе. Эчендәге – тышында... Чынлап торып уйлап карасаң, мактанырлыгы да бар анысы: аның яшендә бөтен кеше үз эшен ача аламыни әле? Бу матурлык салонында ул бит үзе хуҗабикә. Бер ел була икән инде башка чыгып эшли башлавына. Ремонт ясарга әтисе булышкан. Аренда өчен түләү, салымнар – барысы да кызның үзе өстендә. Салонның икенче почмагында бер танышы чәч кисә, тагын бер дус кызы каш ясый: аренда  хакы шулай өчкә бүленә. Клиентлары җитәрлек...
 
Ул сүзне кинәт кенә башкага бора:
– Ә без икәү тиздән Төркиягә ялга барабыз! Путевканы инде әллә кайчан алып куйдык. Үзебезнең акчага! Аннары көзен ул армиягә китәчәк... Ничек уйлыйсыз, солдатны көтү авырмы икән?
Бу сорауны беренче генә бирүе түгел бугай, чөнки җавабы инде әзер: «Түзәргә тырышырмын... Бер ел озак гомер түгел бит ул, әйеме?» 
 
Инде безнең һәр очрашу: «Озаттыңмы әле? Киттеме?» – дип башлана торган булды. Егетен армиягә аласы көнне гел чигерделәр дә чигерделәр. Инде хәзер  армиядән соң гына икәүләп бара алабыз, дип торганнар иде, районда, егетенең туганының туганында туйда да булып килделәр. Мәҗлестә кияргә яңа кием-салым алышырга Венера апасы бу юлы да аны чакырган... Егете ягыннан туйга кайткан бөтен хатын-кызларның да чәчен Алия ясаган. (Әйе, аның әле шундый һөнәре дә бар!)
 
Ике җөмләнең берсендә исеме ишетелә торган «Венера апа»сының кем икәнен, әлбәттә, күптән беләм. Егетенең әнисе ул. Алар Алия белән көн саен телефоннан бер хәбәрләшеп алалар икән. 
 
Сез Венера апаның нинди әйбәт икәнен белмисез! – ди миңа Алия. – Булачак кайнанамнан уңачакмын! Мин шулай дип хәзер үк әйтә алам.
 
Шикләнмим, билгеле. Алия кебек кызны да яратмасаң, аңа да әйбәт булмасаң...
Соңгы баруымда, егетен солдатка озаткан иде инде ул. Авырткан җирдән кул китми, диләр, сүз гел шул тирәдә бөтерелде.
– Беренче көннәрдә бик авыр булды... Аннан үземне кулга алдым, «Гел елап утырсаң, көчең башка бернәрсәгә дә җитмәячәк, Алия», – дидем үз-үземә. Мин хәзер кичке уннан да калмый йокларга ятам – аларның да «отбой» шушы вакытта бит. Телефоннан шулай килештек... Севастопольгә үк җибәргәч, башта ерак дип борчылган идем. Кемгә сөйләсәң дә: «О-о, диңгездә, корабта! Шәп!» – диләр. Хәзер аның белән горурланам – бөтен кешене дә анда алмыйлар икән... Ул кайтканчы минем дә уңышларым шактый булырга тиеш – үземә шундый максат куйдым. Тагын бер эшкә урнаштым. Ике көн үземдә эшлим, ике көн  – анда. Клиентлар бит шул ук калды: ике көн салонымда кабул иткәндә тын алырга да вакытым юк хәзер.
 
Карале, сез белмисезме, миңа ипотека бирерләрме икән? Бер бүлмәле фатир алырга кирәк миңа. Шунда матурлык салоны ачар идем. Әле утырып исәпләп карадым да, шаккаттым – аренда өчен бер елга дүрт йөз меңгә якын акча түләгәнмен. Җилгә очырганмын! Ә ипотекага фатир алсам, берничә елдан ул инде үземнеке була. Аңа нинди ремонт ясаячагымны, нинди җиһазлар алып куячагымны – барысын күз алдыма китердем инде. Моннан күчсәм, клиентларны югалтмаммы икән? Метродан аз гына ераграк булса, менә сез килер идегезме?
«Әлбәттә!» – диюемне ишеткәч, тынычланып дәвам итә:
– Акчаны кайдан алырга дип озак уйладым инде. Әтидән сорый алмыйм – аның үзенең кредитлары бар. Ипотека да түлиләр. Беләм, бабайның да акчасы бар. Тик ул бирмәс шул... Юк, мин аңа үпкәләмим. Безнең бабай әбидән ун яшькә өлкәнрәк. «Миннән калгач, аңа яшәргә авыр булмасын», – дип җыя ул акчаны. Шуны белә торып, ничек сорыйм, ди, бабайдан?!
 
Ә акчаны барыбер табам мин! Егетемә армиягә шалтыратып: «Мин фатир сатып алдым!» – дисәм, шаккатыр иде, әйеме?
 
Аны тыңлаган саен кәефем төшә бара... Кайсы сүзе сискәндерде мине: «Ул кайтуга без өйләнешәбез. Мин аңарчы туйга акча җыеп куярга тиеш», – диюеме? (Акчаны сез бергә җыярга тиеш, сеңлем!) Әллә: «Ипотеканы үзем түли алам мин. Ике эштә эшлим бит хәзер!» – дигән тәвәккәллегеме? Алияне туктатасым, «Балакаем, синең булдыклылыгыңны беләм, ә ул – егетең – бу тормышта нәрсәгә ирешергә җыена?» – дип сорыйсым килә. Тик... күңелен төшерүдән куркам. 
 
Әллә уйларымны укыды инде Алия!
Ә ул әллә кайчан инде йорт төзергә дип хыяллана! Төзер, кулы эш белә аның! 
Елмаям! (Ярый әле аска иелгән Алия йөземне күрми!) Булдыклы ата, үзеннән соң каласы карчыгына (кем алдан китәсен, кем каласын Ходай гына белә югыйсә) авырлык килмәсен, дип, хәзер үк уйлаучы дәү әти янында үскән кыз тормышның бар авырлыгын хатын-кыз иңенә салып гомер итәргә җыенган егетне сайлый димени?! Булмаганны! 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алияләр хәзер, аллага шөкер, күп.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлнур ханым, язмаларыгыз фикерле, бик кызыклы. Һәрчак көтеп алам, ешрак языгыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гөлнур ханым, язмаларыгыз фикерле, бик кызыклы. Һәрчак көтеп алам, ешрак языгыз.

        Хәзер укыйлар