Кечкенәсе белән җиңелрәк. Сөт ризыклары мәсьәләсендә диюем. Ул сөтне абыйсы өчен дә эчә бугай. Әмма «яратмыйм», «кирәкми»ләр аңарда да бер кочак! Пешкән ризыктан суган чүпләүчеләр мин генә түгел бугай – балалар нигәдер ашамый аны. Алар яратмый дип, бөтенләй сугансыз да булмый бит: ашка аны күп вакыт бөтен килеш кенә салып, таралганчы алырга тырышам. Соңгы вакыт кишер яратмаска әйләнде: тәлинкәдә кишер күрсә – кагылмый да. Итле бәрәңгене яшелчәләр белән пешергән чаклар сагынып сөйләргә генә калды – кишерсез пешерсәң дә кирәкми ул аңа. Пешкән ташкабак та кирәкми, баклажан да.
Әтиләре кәбестә яратмый. «Армиядә чак бик күп ашадым мин аны», – ди. Аннан кайткач, бер гомер узган да бит югыйсә... Тагын – сарык ите, сыер бавыры, кыздырган балык (әтиләре ашамагач, сирәк пешергәч, балыкны инде малайлар да яратмый), арпа, борай ярмасы...
Менә шундый ребус. Һәркем ашарлык ризык уйлап табу, дим. Аны бит әле төрләндерәсе дә килә. Эштән кайтып кергәч, тиз генә әзерләнә торган да булырга да тиеш ул. «Бүген нәрсә пешерим икән?» – дип уйлануымны күреп, бер танышым, бик аптырап: «Син бит инде кияүгә кичә генә чыкмаган», – дигән иде. Өйдәгеләрең аш-суга талымсыз булса, шулайдыр да бит...
Теләсә кайсы хатын-кыз минем белән килешер – иң авыры: нәрсә пешерәсен уйлап табу! Бу юлларны укыгач: «Бигрәк зур проблема икән», – дип, ир-атлар елмаеп та куяр. Арттырырга яратасыз инде, дип тә өстәрләр. Көн саен чишә башласаң, проблемага әйләнә шул ул... Үзләренең фантазиясе күпмегә җитәр икән менә? Дүрт көнгәме, бер атнагамы? Кәеф булганда, вакыт барында һәм үзең иң яратып әзерли торган ризыкны пешереп гаиләгә бәйрәм ясау башка ул. Юк, юк, дөрес аңлагыз, ир-ат кухняда бәйрәм ясаган көннәрдән баш тартырга җыенмыйбыз. Нинди баш тарту?! Безгә дә ял кирәк ләбаса!
Ял дигәннән. Хатын-кыз өчен җәйге ял вакытында каядыр бару иң элек плитә тирәсеннән китеп тору бит ул. И-и, ул әзер табынга барып утыруның рәхәтлекләре...
Булатның булачак хатынын жәлләп куйдым, дигән фикеремне әйткәч, хезмәттәшем Нәфисә тынычландырды: «Борчылма, минем малайның да ашамый торган ризыклары бар иде өйләнгәнче, хәзер ашый барысын да», – дип. Ярый, шулай була күрсен.
0
0
Без имени
0
0
Атнага алдан меню язып карагыз, жинелерэк булмасмы? Как раз ял конне кибеткэ барып азык-тулекне дэ шуна карап алып була)
Ирлэр капризлы, минемчэ. Сайлаттыргач сайлана. Бер-ике кон ашатмасан кэбестэ дэ биек эйбэт утэр иде эле))

Комментарийлар
0
0
Ирем дә балаларым да минем кулдан гына ашыйлар!Ризыкның хәләл булуы беренче чиратта тора!Авылга кайткач та мине плитә янына бастыралар.Пешерергә яратам,ашарга пешерү уйлары эштән кайтканда ук минем башны бораулый башлый!Моны ашамыйм,тегесе ярамый безнең гаиләдә юк!Аллага шөкер!
0
0
0
0
Таныш ребус:-)
0
0
0
0
Булатның булачак хатынын жәлләп куйдым, дигән фикеремне әйткәч, хезмәттәшем Нәфисә тынычландырды: «Борчылма, минем малайның да ашамый торган ризыклары бар иде өйләнгәнче, хәзер ашый барысын да», – дип. Ярый, шулай була күрсен.
0
0
0
0
Атнага алдан меню язып карагыз, жинелерэк булмасмы? Как раз ял конне кибеткэ барып азык-тулекне дэ шуна карап алып була) Ирлэр капризлы, минемчэ. Сайлаттыргач сайлана. Бер-ике кон ашатмасан кэбестэ дэ биек эйбэт утэр иде эле))