Логотип
Блоги

Бер хат уйлаткан уйлар

Узган атнада Әлмәт районынын Кичүчат авылында – Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда булырга туры килде. Анда бару максатым башка булса да, әлбәттә, музейны да карап чыктым. Андый мөмкинлектән ничек баш тартасың?! Сүз уңаеннан, Кичүчат авылы олы юлдан нибары 7 чакрымда гына, ул якларда булырга туры килсә, һичшиксез, сугылып чыгыгыз.

Сокландырган, шаккаттырган һәм уйландырган нәрсәләр байтак музейда. Минем шуларның берсенә – Гыйльман ахун Кәриминең улы Фатыйхка язган хатка тукталасым килә.

Гыйльман Кәрими 1868–1884 елларда Миңлебай авылы мәчетендә имам булып эшләгән, мәдрәсәдә укыткан. Риза хәзрәткә гыйлем юлы күрсәткән кешеләрнең берсе ул. Хәзрәтнең апасы Мәгъсүмә абыстайга өйләнгән – алар шулай туганлашканнар да.

Алдынгы карашлы имамнарның берсе була Гыйльман Кәрими. Бахчасарайда басылган «Тәрҗеман» газетасын укып бара, аның редакторы Исмәгыйль Гаспралы белән якыннан таныш була. Татарның бик күп зыялы шәхесләре белән хатлар алышып яши. Экскурсия вакытында аның турында тагын бер кызыклы факт сөйләделәр: Санкт-Петербург шәһәрендә мәчет төзелә башлагач, ул кыр тутырып карабодай чәчә. Һәм аның уңышыннан кергән табышны Төньяк башкалада төзелүче мәчет хисабына юллый.

Соңрак ул Оренбург шәһәренә күчеп китә, анда типография оештыра – татарча, казакъча китаплар бастыра башлый. Ризаэддин Фәхреддиннең дә бик күп китаплары шушы типографиядә дөнья күрә.

Инде аның улы Фатыйхка язган хатын укуга күчик.

«Бабаң, анаң һәм барча туганнарың сәлам диләр. Хатларыңны алып торабыз. Укуларың яхшы баруын беләсебез килә. Шулай язышып тору тиеш.

Углым! Мин сине, гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә файдалы кеше булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артканлыктан түгел. Синнән башка янымда баш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне дә бушка үткәрмә. Анда да ишаннар, суфыйлар, яраксыз бушка гомер кичерүчеләр булыр. Кеше сүзенә алданып, алар тирәсенә сырышма. Андыйлардан файда күрә алмассың. Сүзләремне хәтереңнән чыгарма! Укырга, күп белергә ялкауланма! Ялкау булган кеше тере кешеләр арасында йөрүче мәет, үлек кебек. Тик кабергә генә күмелми. Уку яшендә әхлагыңны бозсаң, белемнән читтә калсаң, синең өчен һәртөрле бәланең башыңа килүен исеңдә тот! Җанымны фида итәрлек дәрәҗәдә тырышып алган намусымны каралтырлык булма! Ялкау һәм бозык иптәшләр белән аралашуыңны ишетеп белсәм, миннән бертөрле дә ярдәм, мәрхәмәт көтмә. Ата-анаңның синең өчен бөтен көнкүрешләрен кызганмыйча игелек иткән фидакарьлегенә каршы эштә булсаң, көфране нигъмәт булыр. Безне шатландырырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез. Тагын шуны да хәтереңә төшерик дип уйлыйм: Истанбулның гали уку йортын яхшы тәмам кылып, яхшы имтихан белән бетерә алсаң, бәлки, Ауропаның берәр мәмләкәтенә барып, гыйлем алырга теләрсең. Германияме, Францияме — үзең сайлап язарсың. Әгәр һөнәр, техника белән кызыксынсаң, минемчә, Германиягә бару мәслихәт. Әгәр матур тормыш, матур көнкүрешләр һәм әдәбият китаплары белән танышуны теләсәң, Парижга баруны сайларсың. Кайсысына барып укырга теләсәң дә, безгә мәгълүм кылырсың. Чит телне мөмкин кадәр яхшы белеп кайту кирәк дип беләм. Сиңа вәгъдә биргәнемчә, расходлык акча барып торыр.

Күп хәер-дога белән әткәң Гыйльман Ибраһим улы.

Бөгелмә өязе, Миңлебай авылы, 1892 ел, шәвәл аеның 12 се.»

Улы бу сүзләрне тыңладымы, үтәдеме икән соң, дисезме?

Фатыйх Кәримине без бүген күренекле татар язучысы, мәгърифәтче-педагог, журналист, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе, «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналының баш мөхәррире – ХХ гасыр башындагы татар милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе буларак беләбез. Әтисенең хатта язган сүзләренә колак сала – телләр өйрәнә ул. Фатыйх Кәрими татар, рус, гарәп, фарсы, төрек, француз һәм немец телләрен камил белгән. Европа илләре буенча сәяхәт итәргә чыкканда Рәмиевләр аны тәрҗемәче итеп үзләре белән алганнар.

Әйе, әтисе теләген чынга ашыра – «халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл» була ул.

Революциядән соң Мәскәүдә Көнчыгыш телләре институтында укыта. Кызганыч, репрессиягә эләгә – 1937 елның 27 сентябрендә Мәскәүдә атып үтерелә…

Әтисе Гыйльман ахун Кәриминең хатта язган сүзләре бүгенге көндә дә бик актуаль бит. Аның кебек балаларына нәсыйхәт бирүчеләр хәзер дә булсын, күп булсын иде ул.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар