Блоги
Балалардан башка – балалар турында
Күптән түгел «Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү» дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашырга туры килде. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Фәннәр Академиясе оештырды аны. Сүз дә юк – бик кирәкле, мөһим чара иде бу. Тик күңелдә, күпмедер дәрәҗәдә, канәгатьсезлек тойгысы да уятып калдырды ул. Әллә уртак борчулар, уртак мәнфәгатьләр дә безне чынлап торып берләштерә алмыймы соң инде?
Чыгыш ясаучыларның яшьрәкләре өлкәннәрне искечә фикер йөртүдә, яңа формалар эзләмәүдә гаепләде. Өлкәннәр исә үз чиратларында, яшьләрнең формага артык зур игътибар биреп, эчтәлек турында онытуын искәртте. Татар театрларының репертуарына анализ ясаучылар бүген язучыларның балалар өчен язмавына басым ясады. Ә балалар... Хәер, сүзнең нәкъ менә алар турында баруы бу минутта онытылып та бармады микән инде.
Ә бәлки балаларның үзләрен дә чакырырга кирәк булгандыр мондый очрашуларга? 15-16 яшьлекләрен, үз фикерен җиткерерлекләрен? Балалар матбугатында эшләүче кеше буларак әйтәм – бар бит андыйлар. Һәм аз да түгел. Югыйсә, балаларның үзләрен тыңламыйча гына: «Аларга нәрсә кирәк икән соң, балалар матбугатына, телевидениесенә, әдәбиятына нәрсә җитми микән?» – дип баш ватуларның да, «Бер буынны югалтабыз», – дип ах-вах итүләрнең дә файдасы булмаска мөмкин бит.
-
Күңелеңә җыйма
«Хезмәтче булудан туйдым!»
Бала тугач, ярты елга дип кенә күченгән идем, ә биш елга калдым. Һәм әни булудан туктадым. Бу хатамны төзәтергә булдым.
-
Күңелеңә җыйма
Санаторий маҗаралары 2
Габдерәхим санаторийга дәваланырга килгән иде, әмма беренче көнне үк аның планы үзгәрде. Бүлмәдәше Наил аны кичке дискотекага алып төште, ә анда Габдерәхимне көтмәгән бер очрашу көтә иде.
-
Арабыздан беребез
Сагышлы шатлык
Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.
-
Проза
Өмет йолдызы кабынса
Хикәя
-
Күңелеңә җыйма
Санаторий маҗаралары 4
Санаторий хатыннарны тиз оныттыра ул. Монда ирләрнең күбесе гаилә тормышыннан ял итәргә, маҗара эзләп килә.
Комментарий юк