Бер ир-ат үзенең хатынының бер көн дәвамында балалар өчен ниләр эшләгәнен күзәткән һәм һәрберсен язып, теркәп барган. Аннан газетага юллаган. Шактый озын һәм шактый кызык исемлек килеп чыккан!
Бу көнне әни кеше өч кечкенә баласы өчен менә ниләр эшләгән:
106 тапкыр ишек ачып япкан;
196 тапкыр ботинка бавы бәйләгән;
32 тапкыр киендереп чишендергән;
94 тапкыр «кагылма» дип кабатлаган;
16 тапкыр сугышудан аерган;
11 тапкыр ашаткан;
19 тапкыр борыннарын сөрткән;
16 тапкыр «чүлмәк»кә утырткан;
175 тапкыр балалардан нидер сораган һәм аларның сорауларына җавап биргән.
Балаларга кирәк булган өчен генә әниләре шул көнне 10 чакрым юл узган!
Инде болар янына өйдәге тавык чүпләп бетермәслек вак-төяк эшләрне дә кушыгыз...
Саннар шактый зур булсалар да, хакыйкатьтән ерак түгелдер. Аларына шикләнмим. Тик әти кешенең, буш вакыты булса да, хатынына булышасы урынга шушы эш белән шөгыльләнүе бик гаҗәпләндерә менә. Хатыны көн саен никадәр эш башкарганын, ниһаять, аңлап, моннан соң ярдәм иткәндер дип өметләнсәк кенә инде...
Комментарий юк