Блоги
Җавабы табылмаган сораулар– 2
Без аның белән табибка чират торганда очраштык.
– Хәлләрең ничек, Наилә? – дим.
Минем барысыннан да хәбәрдар икәнемне, нәрсә хакында сораганымны ул белә, әлбәттә. Шунда ук күлмәгенең җиңнәрен өскә күтәрде.
– Хәлләр менә шулай инде... Наркоман дип әйтерләр дип җәй көне дә кыска җиңле күлмәк кигән юк. Кан тамырлары төзәлергә дә өлгерми. Әле уң кулымда система куйган урын кара янып чыга, әле сулында... Гемодиализга йөрим бит. Атнага өч тапкыр. Эшкә йөргән кебек инде... Бөтен тормыш шул аппаратка бәйләнгән: шәһәрдән беркая чыгып китә алмыйсың...
Кечкенә улым йөргән балалар бакчасында тәрбияче булып эшли иде Наилә. Сабыр, мөләем, тыныч холыклы бу тәрбияче апаларын балалар да, без, әти-әниләр дә, бик яраттык. Аның авырып киткәнен белгәндә, инде өлкәнрәк группага күчкән идек. «Бөерләре авырта, чире шактый җитди», – диделәр. Үзен дә, аның әле мәктәптә генә укучы улларын да бик жәлләдек ул чакта. Сырхауханәгә шул ятудан, башка эшкә чыгып күренмәде инде ул. Дөресрәге, чыга алмады. Инвалидлык биргәннәрен дә белдек. Бераздан иренең аны ташлап чыгып киткәнен дә ишеттек. Анысына гаҗәпләндек тә, юк та: авыру хатын янында ирләрнең сирәге кала шул...
– «Ясалма бөер» аппаратында бер процедураның күпме торганын белдем әле. Яңа гына. Биш мең тирәсе икән! Биш меңне атнага өчкә тапкырласаң... Аннары унбиш меңне тагын дүрткә... Хөкүмәт булышмаса, мин аны үзем гомеремдә дә түли алмас идем бит! Сузылып ятарга да, күзең йомылганны гына көтәргә калыр иде... Ул пенсияне нәрсәгә генә җиткерәсең? Үзем генә түгел, балалар да бар бит әле...
– Әтиләре азрак булса да булышамы соң?
Соравымны ишетүгә Наилә көлеп җибәрде. Аптырап киттем.
– Гаҗәпләнмә, хәзер сөйлим... Көлеп бетерәм дә... Алимент түләп торды бит. Аз булса да, ярады инде. Башка керер җир юк бит. Үзегез беләсез, мин эшләмим. Эшли дә алмыйм... Ике ай элек кечкенәсенә соңгы тапкыр түләде менә. Шул көнне өйгә килде. Шундый бәхетле! Бер шешә шәраб алып килгән. «Алиментне түләп бетерсәм, синең белән икәү утырып эчәрмен», – дигән сүзем бар иде, ди.
– Эчтегезме? Куып чыгармадыгызмы? – дим.
– Юк, куып чыгармадым, – дип елмая ул. – Аның бу сүзләренә кәефемне төшерсәм, үземә генә начар булачак дип уйладым. Искә төшереп сөйләгән саен, көләм менә... Чынлыкта күз яшьләре аша көлү инде бу. Күрше балаларына ярдәм иттемени?! Моннан соң ничек яшәрләр дип уйламый инде ул. Малайларны аякка бастырып бетергәнче күп кирәк бит әле. «Мин сезгә барыбер булышырмын», – дигән сүзне әйтте әйтүен. Әмма шул көннән бирле бер хәбәре юк. Көтмим дә. Чөнки беләм – башка бер тиен бирмәячәк. Ярый әле чыгып китте дип куанам да күп вакыт. Аны карап, тәрбияләп торырга да көчем җитмәс иде...
...Мин язганнарны укыганда, тирә-юнегездәге танышларыгызны, моңа охшаш мисалларны искә төшереп утырасызмы? Әти кеше – ата каз, дип юкка әйтмәгән элеккегеләр. Хатынына – балаларының әниләренә күңеле сүрелдеме, улын яки кызын да нигәдер «оныта» ата кеше. Күпләре оныта... Хатын яныннан китүгә, балалары каршындагы бурыч та истән чыга. Көзге курткасы кечерәймәдеме икән? Кышкы итеге былтыр ук искергән иде инде, яңа кирәктер. Класс фондына 5 мең сораганнар иде, бирмәгән кеше мин генә калдыммы икән? Бүген аңа төшке ашка акча калдырдыммы, юкмы, хәтерләмим. Оныткан булсам, кичкә кадәр ач йөриячәк инде... Теш табибына яздырган идем бит, эштән тагын сорап китәргә кирәк булачак инде... Яңа телефон ди. Класстагыларның барысының да бар, минеке генә иске модель ди. Кимсенәдер инде...
Әти кешене бу сорауларның берсе дә борчымый инде. Нигә борчымый – аңламыйм. Башыма сыймый! Болар хакында уйлаганда шул балалар өчен ул аталарга карата үпкә хисе туа хәтта миндә.
Күңелемдә җавабы булмаган сорауларның тагын берсен яздым менә.
-
Проза
Канатсыз очыш
(Повестьтан өзек)
-
Күңелеңә җыйма
Ут сүнгәч
Бер ел узды инде, ә мин теге ут сүнгән кичне сагынып яшим. Ышанмассың, ир башым белән утырып еладым бер көнне. Аш бүлмәсендә басып торам, бугазга төер тыгылды, үзеннән- үзе калтырата башлады. Кеше белсә оят.
-
Күңелеңә җыйма
Ялгышу
Бу хәл бик күптән, мин әле архив идарәсендә эшләп йөргән вакытта ук булды. Аннан соң 15 елдан артык вакыт узды инде. Шул чактагы үземнең бер ялгышым турында язарга телим.
-
Дин
Яулап алган намаз
Барысы да истә. Миңа 10 яшь. Рамазан ае... Апамның: «Әйдә минем белән тәравих намазына!» – дип чакыруы бүгенгедәй күз алдымда. Аның үзенең дә дус кызына ияреп кенә баруы иде.
-
Күңелеңә җыйма
Блогер Гөлсинә апа 3
Тормышы бертөрле генә узды: балалар үстерде, аш пешерде, кибет юлын таптады. Пенсиягә чыккач та берни үзгәрмәде: бары битендә җыерчыклар артты, төз гәүдәсе бөгелә төште, сәламәтлеге начарайды: аякларында артроз, билендә – биш төрле грыжа, йөрәгендә – аритмия. Кешеләр кебек санаторийларга да йөрергә насыйп булмады аңа, әллә ничек узды да китте гомер...
Комментарийлар
0
0
Хатын-кыз юлэр бит ул диимме сон инде.....Эле дэ шул ирлэрне таяныч итеп кабул итэбез бит....Югыйсэ аларсыз яшэу купкэ жинелрэк, жан да тынычрак буладыр...
0
0
0
0
Хатын-кыз юлэр бит ул диимме сон инде.....Эле дэ шул ирлэрне таяныч итеп кабул итэбез бит....Югыйсэ аларсыз яшэу купкэ жинелрэк, жан да тынычрак буладыр...
0
0
0
0
Әтиләрнең дә төрлесе бар. Әйбәтләре дә бар, аллага шөкер. Мондыйлары әзрәктер дип ышанасы килә.
0
0