Логотип
Блоги

Әтисез беренче иртә...

Бүген инде кечкенә якта иртән аларның гөлдер-гөлдер сөйләшүләренә уянмадык. Әни генә анда вакыт-вакыт үзалдына нидер искә төшереп әйтеп куя.

Бүген инде кечкенә якта иртән аларның гөлдер-гөлдер сөйләшүләренә уянмадык. Әни генә анда вакыт-вакыт үзалдына нидер искә төшереп әйтеп куя.

Тәрәзә төбендә әтинең кул сәгате инде ансыз вакытны саный.

Стенадагы дисбесе моңаеп эленеп тора.

Абзарда, тавык кетәклегендә әти өченчекөн генә җыйган йомыркалар.  Кечкенә чиләк тулгач кына алып керергә уйлаган, күрәсең. «Менә, әнисе!» – дип. Үзләре әллә нигә бер генә ашасалар да, йомырканы менә шулай җыю алар өчен иң рәхәт бер шөгыль иде бугай. Балаларга күчтәнәч бит!

Ишегалдындагы тавыклар да моңая кебек: без инде бик тырышсак та аларны әти кебек хасиятләп карый алмабыз. Көздән үк тавыкларны яңартам дип йөрде – яңа гына 20 яшь тавык алган. 

Мунчага су тутырып, утынына кадәр кертеп куйган. Мунчаны гел үзе якты ул. Ниндидер бер тәмен таба иде шуның. Мичтә янган утка озаклап карап утырырга ярата. Утка карап ниләр уйлагандыр...

Кичәге ыгы-зыгы арасында күзем бер мизгелгә генә тальянына төште… Аның үзәк өзгеч моңы күңелләрдә генә сакланыр инде...

...Әни әтинең киемнәрен барлый: «Монысы бар... Монысы да... Монысы да синеке... Үзең генә юк...» – ди. Аннан берара әтинең инде юклыгын онытып: «Ә Мөдәрис кайда? Ул кайда йөри?» – дип сорап куя. 

Ни дип җавап бирергә дә белми аптырап, югалып каласың. Андый чакларда өметен дә өзәсе килми кебек. Азга, бик азга гына булса да әле исән дип уйласын, аннары исенә төшенә аның… 

Кичә быел беренче тапкыр күкләрне иңләп кыр казлары килгәнен күрдем. Казлар килә, ә әти китте... Быелгы язларны да күреп китте. 84 яше тулырга нибары ике көн калгач китте.

Кешенең үзеннән соң җирдә калдырган иң зур байлыгы балаларыдыр. Догачы балалары! Аллаһыга мең шөкер, бу яктан әти бай! 4 кызы, оныклары, кияүләре… Анда да аңа бай булырга язсын – рухына кылган догалар өзлексез килеп торсын.

...Бу тынлыкка ияләшкәнче озак вакыт узар әле. Әтисез тынлыкка... Бу югалтуның зурлыгына...

Без юлдан кайтып керсәк: «Кайгы таш астына керде», – дия иде әти. Юл авыр булмадымы, дия иде.
Туып-үскән нигездә әти-әниең көткәндә юл авыр була алмый икән әле ул. Өченче көн мин аның авырлыгын беренче тапкыр тойдым. 
Үзең кичермичә аңлап булмый торган халәтләр җир йөзендә бик күп икән.

Син безне капка төбенә чыгып, «Кайтып җиттегезме?» – дип аркадан кагып, сөеп каршылаган кебек, барган җиреңдә рәхмәт фәрештәләре шулай каршылаган булса иде, әти. 

Бәхил бул, бездән бәхил бул...

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Этиегезнен урыны ожмах турлэрендэ булсын. Елап укыдым. Эти энилэрне озаткан коннэр искэ тоште. Раббым сезгэ сабырлыклар бирсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Этиегезнен урыны ожмахта булсын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр кайгыгызны уртаклашам,баштан узган хэллэр. Безне дэ нэк сез эйткэнчэ каршы алып, йомыркалар биреп озатып калалар иде.

        Хәзер укыйлар