Авырткан җирдән кул китми, диләр. Тагын янгын турында язам әле.
Күптән, балачакта булган – үзем күргән янгыннарны искә төшереп йөрим бу көннәрдә.
...Ул җәй бик коры, кызу килде. Ничәнче ел икәнен тәгаен әйтә алмыйм. Мөгаен, 4-5 нче классларда укыган чагымдыр. Урман буендагы кырда чөгендер утыйбыз.
Кемдер:
– Пожар! Авылда пожар! – дип кычкырганга күтәрелеп карасак, авыл ягыннан күккә – бик биеккә кара төтен баганасы күтәрелә.
Безнең оч яна!
Кәтмәннәр җирдә ятып калды – авылга таба йөгердек.
Киндер күле янына килеп җитмичә, янгынның кай тирәдә икәнен – кемнәр янганын аңлап, белеп булмый. Безнең тирәдә икәнен генә чамалыйбыз.
Бик тырышсаң да, чабып булмый – аякларның хәле китте. Тын алырга авыр. Биттән шаулап тир ага. «Без янабыздыр» дигән шомлы уй калган бөтен нәрсәне оныттырды. Өйдә кечкенә сеңелләр үзләре генә…
Ферма яна икән. Зур коровник ялкын эчендә. Ургылып-ургылып кара төтен күтәрелә. Шулкадәр куркыныч!
Ферма белән безнең өй арасы – кул сузымы гына. Ялкын телләре әллә кайларга җиткән ут өчен бу араны сикереп узу – берни түгел. Безнең йорт янына дистәләгән сулы чиләкләр тезелде – ут бу якка үрмәли калса дип авылдашлар сакка басты.
Шөкер, ут авылга күчмәде – сүндерделәр. Сыерларның җәйләүдә чагы – малларга зыян килмәде. Яңа коровникны төзү күпмегә төшкәндер, анысын инде белмим. Судлар булганы истә, гаеплене эзләделәр, таптылар да, кемнәндер түләттеләр дә шикелле. Ремонт вакытында саксызлык аркасында чыккан иде янгын.
Тагын бер хатирә.
Анысы да шул ук җәйдә булды – безгә каршы урамда, Бәрле елгасының теге ягында Рушания апа белән Тәлгать абыйлар йорты янды. Безнең тәрәзәдән алар өе күренеп тора. Стенада биегән ут шәүләсен бүгенгедәй хәтерлим. Күзне ачуга башта аңламадым да: үзебез янабыз дип уйладым. И-и, андагы куркулар…
Әти шунда ук ярдәм итәргә – утны сүндерешергә йөгерде, ә әни безнең белән өйдә калды – беребезгә дә урамга чыгарга рөхсәт итмәделәр. Ут сүнгәнче – йортлары янып беткәнче тәрәзәдән карап утырдык.
Ә икенче көнне иртән, без уянганда әни инде шифоньердан аларга чыгарырга дип яңа, тотылмаган кием-салым барлый иде.
Әнигә ияреп Тегермән урамына мин дә чыктым.
Нәрсәләр алып чыкканыбызны төгәл хәтерләмим. Кием-салым да, ашау-эчү әйберләре дә бар иде. Бездән алда кемдер нидер биреп китте, безнең арттан да кемдер килеп калды. Авыл халкы мондый хәсрәтне гомер-гомергә бергә күтәргән.
Тәлгать абый – колхозның алдынгы тракторчысы иде, аларга яңа йорт җиткереп керергә колхоз да булышты. Хәсрәтне соңыннан да шактый күрделәр әле алар, әмма санаулы сәгатьләр эчендә йорт-җирсез калулары бик авыры булгандыр.
Карактан кала – уттан калмый, диләр.
Карак – берне, күп булса ике-өч әйбереңне алырга мөмкин, ә ут сайланып тормый – беррәттән барысын да йота гына. Уттан калганын исә су юкка чыгара: янгын сүндерүчеләр очкыннар кабат ялкынга әйләнмәсен өчен тырыша.
Бу афәтнең зурлыгын үзе кичергәннәр генә белә.
Мин боларны нәрсәгә язаммы? Тагын бер кат искә төшерәсем килә: минем белән, безнең белән мондый хәл беркайчан да булмас дип уйлап ялгыша күрмәгез. Кемгә, кайчан, нинди сынау киләсен беребез дә белми... Ә янгын – иң зур сынауларның берсе.
Утны сүндергәнгә караганда, аны булдырмау чаралары мөһимрәк. Менә сезнең өйдә төтен чыгу турында хәбәр иткечләр – дымовой пожарный извещательләр куелганмы? Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар – батарея белән эшләүче датчиклар куелган икән, тикшергәнегез бармы – аларның батареялары эшлиме? Әллә күптән сүнгән килеш торалармы?
Менә бу язманы укып бетерүгә тикшерегез әле, яме.
Ут кебек бәла-казадан сезне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!
Комментарий юк