Блоги
Акча бакчада үсми, әмма...
Сездә ничектер, белмим, саран кешене безнең якта «кысмыр», диләр. Авылда берәүләр хакында: «Алар бүген алган ипине искертеп – иртәгә генә ашыйлар икән», – дип сөйләгәннәре истә.
Сездә ничектер, белмим, саран кешене безнең якта «кысмыр», диләр. Авылда берәүләр хакында: «Алар бүген алган ипине искертеп – иртәгә генә ашыйлар икән», – дип сөйләгәннәре истә. Шулай шул, икмәк яңа пешкән чагында гына тәмле. Әле җылы чагында... Яңа аерткан каймак белән бал да булса... М-м-мм... Ә иртәгәсен ул инде хуш исләре белән авыздан сулар китерми – аны күп ашамыйсың.
Искергән ипи ашап күпме акча янга калдырганнардыр, анысын әйтә алмыйм. Аңа карап кына баеганнары күренмәде. Телевизордагы бер каналдан бара торган «Экономияләүнең экстремаль ысуллары» дигән тапшыруларны карагач искә төште әле бу гаилә. Үзе хакында: «Мин – саран», – дип, әйтүче кешеләр дә тапшыру геройлары янында дөньяның бер юмартлары булып каладыр, мөгаен. Саран кеше, беренче чиратта, читләрдән бигрәк, үз-үзендә экономияли бит ул. Ә болар...
Бик истә калган, гаҗәпләндергән мисалларны искә төшерим әле.
...Кейт исемле кыз Нью-Йорк шәһәрендә яши. «Кыйммәтле шәһәр, – дип сөйли ул аны. – Һәр адымда экономияләргә туры килә». Миңа калса, аның башы гел шушы хакта гына уйлый бугай. Анда бер генә идея: «Тагын ничек экономияләргә?» Тик шуннан да артык тагын ничек экономияләргә мөмкиндер, белмим. Инде болай да бу темага Кейттан мастер-класс алырга була. Булуын була... Тик аның кебек яшәргә атлыгып торучылар күп булырмы икән?
Кейт күптән чәчтарашханәләргә йөрми – чәчен үзе кисә. Ничек кисә, дип аптырыйсызмы? Көзге каршына утыра да, кисә менә. Матур килеп чыкмаса соң – аның каравы, акча түлисе юк. (Икенче сериядә бер егет аннан да уздырды – парикмахерга акча чыгармас өчен, чәчен кырдырып ук ташлады. Моңа башы җиткәнгә шундый бәхетле иде ул! Әле бит шуның өстенә шампунь да кирәкмәячәк!)
Кейтның өендә булган бөтен җиһаз – чүплектән. Ризык та шуннан. Дуслары килер алдыннан, ресторан янындагы чүп савытыннан кунак сые эзләп йөргәнен күрсәттеләр. Тапты! Тавык белән әзерләнгән яшелчәләр. Бик сөенеп алып кайтты. Җылытып, кәстрүле белән (өйдә башка савыт-саба юк! Тәлинкә нигә алсын – акча бит ул!) кунаклары алдына чыгарып куйды. Капкан ризыкны йотарга өлгергәнче, аның чүплектән булуын аңладылар. (Кейт моны үзе дә яшерми!) Йөзләренең ничек үзгәрүен күз алдына китерәсездер... (Алар урынында булырга теләмәс идем! Хәер, бу егет белән кыз Кейтның ишеген тагын ачып керерләр дип уйламыйм.)
«8 ел инде яңа кием-салым алганым юк», – ди Кейт. Үзе юынганда юып кия дә, шулай йөри. Тузган инде, тузган барысы да – күренеп тора. (Кием-салымда экономияләү дигәннән. Бер ир-атны күрсәттеләр. Аның 3 футболка һәм 2 шортыдан гайре башка бер киеме дә юк! Хәтта эчке киемнәре дә! Носкилары да. Калифорниядә яши ул – җылы булгач, шулай да көн итә ала.)
Тапшыруда катнашучыларның барысы да диярлек иң зур экономияне юуынуда – су куллануда ясый шикелле.
Кемдер су күп акмасын дип, атнага бер генә юына.
Икенче берәүнең өендәге ваннадан бер тапкыр да файдаланганы юк икән – спортзалда юынып кайта. (Спортзалга да бит бушлай йөреп булмый – анысына ничек акча жәлләми ул хатын, аңламадым.)
Юыну өчен яңгыр суы җыючылар да бар.
Юынганда суны аз агызу өчен уйлап чыгарган ысулларны күрсәгез?! Берәүләр бер үк җыйган суда чиратлашып бөтен гаиләсе белән юына: башта – әниләре, аннары – әтиләре, аннары берәм-берәм балалар... (Бу гаилә, башка бүлмәләрне җылытасы булмасын, дип, дүртесе бер бүлмәдә, бер диванда да йоклый әле!)
Икенче бер гаиләдә бер хатын шундый тәртип урнаштырган: душка кереп, кран астына басасың. Суны ачып, тәнне юешләтәсең. Кранны шунда ук ябасың. Тәнне сабынлыйсың. Кранны ачып, тиз генә сабынны юып төшерәсең. Бетте! Шуның белән шул! Артыгын агызам димә, әниләре күзәтеп, тыңлап тора – шунда ук йөгереп барып, ванна бүлмәсенә керә торган су торбасын яба.
Суга күп түлисе булмасын дип, Виктория исемле хатын бәдрәфтә суны атнага бер генә агыза икән! Миллионер бу хатын! Чып-чын миллионер! Бу хакта иң ахырдан гына әйтермен дигән идем – түзмәдем, әйттем инде. Бу кешеләрнең, гомумән, берсе дә мохтаҗлардан түгел. Андыйлар булса, сөйләп тә тормас идем...
Әлеге дә баягы, бәдрәфтә су күп агызасы булмасын дип, кече йомышын шешәгә йомышлап, аны урамга чыгарып түгүчеләрне шуңа да аңлау авыррак... Бәдрәф кәгазен экономияләү буенча исә институт бетергәннәр бугай болар! Аның урынына газета куллануны сөйләп тормыйм – анысы безнең ил өчен яңалык булмас. Әмма ике катлы бәдрәф кәгазе сатып алып, аны аерып утырырга теләсә кемнең башына килмәс иде. Бер төргәктән икене ясыйлар! Ә кемдер бәдрәф кәгазе бөтенләй сатып алмый: иске простыняны кечкенә кисәкләргә ерткалый да, куллангач, җыеп бара. «Машинага салып югач, тагын кулланырга була», – дип куана. «Мин аларны машинага карамыйча гына салам», – дип тә өстәп куя.
Бер ир белән хатын тешләрен бер үк теш щеткасы белән чистарталар.
«Мин бит сабагын ашамыйм аның», – дип, бер хатын кибеттә виноградны пакетка гел берәмтекләп чүпләп тутырам, ди. Бананның да кабыгын чистартып калдыра икән. Ашамагач, нигә акча түләсен, ди, ул аңа!
Икенчесе: «Этләр өчен сата торган ит паштеты фәлән центка арзангарак – иремә бутерброд ясарга мин гел шуны гына алам», – дип мактана. Ире ярар – үзенеке, аңлар, күршесен дә шундый бутерброд белән сыйлаган әле беркөнне! Тегесе шуны соңыннан белгән!
Боларын – кайда көлеп, кайда аптырап карадым. Ә бер сюжет мине тетрәндерде. Яшь кенә бер гаилә бәби көтә. Чүплектән-чүплеккә йөреп, болары бала бүлмәсенә җиһаз җыя. Кием-салым, кирәк-ярак... Туачак балаларын үлеп жәлләдем шуларның. Ни көтә инде бу сабыйны мондый әти-әни янында?
Алдарак язганымча, тиеннәрне (аларча цент була инде) начар тормыштан экономияләми болар. Арада Виктория кебек миллионерлары да бар бит! Сәбәп, минемчә, бик гади – аларга шулай ошый бугай. (Өйдәгеләрнең, якыннарының моның белән ризалашмавында гамьнәре юк: алай шулай хәл иткән – бетте! Әти-әни әйткәч, балалар нишли алсын?!)
Кемдер: «Бу кешеләр бернәрсәне дә исраф итми икән», – дияргә мөмкин. Әмма исраф итмәү белән үз-үзеңә зыян салыр дәрәҗәдә кысмыр булу арасында аерма бар бит ул. (Кечкенә кызына гел апасыннан калган киемнәрне киертеп үстергән танышымны «саран» дия алмыйм менә. Кызларның яшь аермалары зур түгел. Олысыннан өр-яңа булып калган күлмәкләрне, «яңаны да ала алабыз», дип, чыгарып ташласынмыни ул?! Әйе, ул нәкъ менә исраф итмәскә тырыша. Тагын – юклык бар әле. Тик анысы бөтенләй башка очрак.)
Үз-үзеңнән нидер кызгану – үз-үзеңне яратмаудыр ул. Минем бу кешеләрнең һәркайсыннан: «Ә нигә үзеңне бу кадәр яратмыйсың?» – дип сорыйсым килде. Нәрсә хакына үзеңне тормышның гади шатлыкларыннан, рәхәтлекләреннән мәхрүм итәргә?
...Ничә карасаң да, күрше әбинең уты сүнгән булыр – тәрәзәдә телевизор уты гына шәйләнә. Безгә керсә дә, артыбыздан гел ут сүндереп йөри ул.
Ел ахырында шул күрше әби: «Ут өчен 600 сум өстәгәннәр!» – дип, елардай булып керде.
− Каян килгән сиңа мондый бурыч? – дип аптырыйбыз.
− Бер аең түләнмичә калган, – дип әйттеләр ди.Иртәнге якта фатир өчен түләү кәгазе китерсәләр, төштән соң аны кереп түләүче карчыкта, бурыч кайдан килсен инде? Әмма бит тапканнар, өстәгәннәр һәм, әлбәттә, түләттеләр дә.
− Ут кабызмыйча, кабердәге кебек караңгыда утыруыңнан ни мәгънә инде, әби?! – дибез.
Һәр тиен өчен калтырап тору – тормышыңа бәрәкәт барыбер өстәми. Шуны әйтергә теләгән идем. Өстәсә дә, рәхәтлек китерми.
-
Күңелеңә җыйма
Кияүгә чыккач, кыз бала нигә әнисе янында яшәргә тиеш түгел?
Бер елны миңа РКБда ятарга туры килде. Шул вакыт бу апа белән бер палатага туры килгән идек. Бик сөйкемле, ягымлы апа дип хәтерлим, тик нигәдер исеме инде онытылган. Больницадан чыккач берничә тапкыр шалтыратып хәл дә белешкән идек әле, әмма аннары югалтыштык. Яңа телефон алдым да, номерлар барысы да искесендә калды. Исемен хәтерләмәсәм дә, ул сөйләгән бер тарих бүгендәй истә.
-
Күңелеңә җыйма
Син миңа бик кирәк!
Ватанны саклаучылар көне... 25 яшемә кадәр бу бәйрәмнең әһәмиятен бөтенләй аңламадым, хәтта минем өчен ул көн гадәти бер көн кебек иде. Хәтта 23 февральне календарьдан сызып ташларга теләгән вакытларым да булды.
-
Күңелеңә җыйма
Үз каны булмаса да...
Римма апаның өч баласы арасында төпчек Иреге бөтенләй башка булды. Үскәндә дә баш бирмәс булып җәфалады, анна соң авылдан чыгып китеп югалды. Туганнары энеләрен эзләп табып, әнисенә исәнлеген хәбәр иттеләр. Әмма Ирек тормыш төбенә төшеп киткән иде. Көннәрдән беркөнне ул үзе кебек үк хатын ияртеп әнисе янына кайтып төште.
-
Күңелеңә җыйма
Үги әти миңа үги булмады!
Минем үземнең әтиемне күргәнем юк. Бер тапкыр да! Аны бөтенләй белмим.
-
Күңелеңә җыйма
Бәхиллек
Яратмыйм дип уйлап яшәде бит ул... Инде менә китеп бара, ә аңа бер тапкыр да яратам дип әйтмәде. Яратмаган кешегә әйтә торган сүз түгел, ә яратканым ятларда дип уйлап яшәде... Их!..
Комментарий юк