Логотип
Безнең йолдызлар

Миләүшә Айтуганова

Миләүшә Айтуганова (5.04.1963) – журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор.
1960 нчы еллардагы популяр җырлар авторы Ләбиб Айтугановның кызы. Үзен белә-белгәннән балалар табибы булырга хыяллана. Ике ел рәттән медицина институтына имтихан бирә. Журналистикага китәргә этәргеч биргән кеше ул вакытта «Зеленодольская правда» газетасында практика үтеп йөрүче Венера Якупова була. Быел Миләүшә ханымның журналистикага килгәненә утыз ел. Казан дәүләт университетының журналистика  факультетында укыганда ук радиода эшли (1986–1998). 1998–2002 елларда «Татарстан» дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002–2016 елларда «Татарстан–Яңа гасыр» компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. 2005 елдан Казан дәүләт культура  институтында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасын җитәкли, профессор. Узган елның апреленнән «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар