Логотип
Безнең йолдызлар

Март, 2016

Зәйнәп Хәйруллина (22.03.1916–15.08.2010) – музыка белгече,  атказанган сәнгать эшлеклесе. 
Пермь шәһәрендә туа. Казан педагогика училищесын тәмамлап, немец теле укытучысы белгечлеге ала. 1932–1958 елларда Татарстан радиосында диктор, мөхәррир, әдәбият-сәнгать тапшырулары җитәкчесе булып эшли.1950–55 елларда Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе-композиторлык факультетында ирекле тыңлаучы булып йөри. 1944–1976 еллардан – Татар дәүләт филармониясендә. Бер ара  Казан телевидениесе студиясенең директоры булып тора. 1962–1973 елларда Татарстан композиторлар берлегенең җаваплы сәркатибе вазыйфасын башкара. Татар тамашачысына шул чорларда радио аша тапшырылган күп кенә концертларны алып баручы буларак таныш. Татар музыкасын, халкыбызның милли җырларын, җыр-музыка тарихын өйрәнүгә күп көч куйган шәхес. Җәсәде республиканың Балтач районында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар