Логотип
Безнең йолдызлар

Кадрия Идрисова

Кадрия Идрисова (22.11.1958) – «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты.

 

Актаныш районы Чынык авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, үз районындагы Сәфәр урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. 1983 елда гаиләсе белән Актанышка күченә. Кадрия Рәес кызы нинди генә эшкә алынса да, иҗади якын килеп, бар күңелен биреп, яңа алымнар кулланып эшли. 14 ел балалар бакчасы мөдире, 12 елдан артык Актаныш районы хакимияте башлыгы урынбасары, 5 ел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшләре белән идарә итүче вазыйфаларын башкару дәверендә ул иң беренче чиратта балаларны милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару мәсьәләләрен алга куя. Бүгенге эше исә аның элек башкарганнарының дәвамы, масштабы гына зуррак – бөтен дөнья күләмендә. Россиянең халык мәгарифе отличнигы, РФның атказанган педагогы, Татарстанның атказанган халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар