Логотип
Безнең йолдызлар

​Исламия Мәхмүтова

Исламия Мәхмүтова (1.12.1943) – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. 

Әлки районының Югары Әлки авылында туа. Мәктәптә укыганда ук сәхнәгә гашыйк җанның хыялы бер генә – артист булу. Театр училищесының кабул итү имтиханнарына соңарган кыз, нинди эшкә дә риза, дип, Күчмә театрга килә. Шулай итеп, актрисаның иҗат биографиясе 1963 елны Татар дәүләт Республика күчмә театрында (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) башлана. Башкарган рольләре йөздән артык. Соңгы елларда аның иң зур уңышы дип Б. Брехтның «Кураж Ана һәм аның балалары» спектаклендә Кураж Ана ролен атыйлар. 

Исламия Мәхмүтова үзен сценарист һәм режиссер буларак та таныткан киңкырлы шәхес. Аның «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» спектакльләре Тинчурин театры сәхнәсендә зур уңыш казанды. 

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән 46 ел бәхетле гомер итеп, ике кыз үстерәләр. Кызлары Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар үзләре дә бүген танылган артистлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар