Логотип
Безнең йолдызлар

Фәрдия Сәфәргалиева

Фәрдия Сәфәргалиева (10.03.1953) – режиссер, сценарист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Арча районы Урта Бәрәзә авылында туа. Мәктәптән соң Казан дәүләт педагогика институтында белем алып, шактый еллар Ульяновск шәһәрендә математика фәнен укыта. Иҗатка тартылуы инде шул еллардан ук башлана – татар бәйрәмнәре өчен сценарийлар яза, татар балалары өчен якшәмбе түгәрәкләре оештыра. Район һәм республика газеталарында шигырьләре, мәкаләләре дөнья күрә. 
1992 елдан – Казанда. Казан сәнгать академиясендә «театральләштерелгән тамаша һәм бәйрәмнәр режиссеры» белгечлеген ала, 1998–2004 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә режиссер-куючы булып эшли. 2005–2011 елларда – Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында. 
2010 елда «Елларымны югалтма» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. 2012 елда «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән җыентык төзеп бастыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искә алуыгыз өчен зур рәхмәт, "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре! Бер гомергә ниләр генә сыймый: Күпме күз яшьләре түгелгән... Очрашулар, югалтулар аша Язмыш йомгаклары сүтелгән... Бер гомергә ниләр генә сыймый: Мәхәббәт тә анда, нәфрәт тә... Сабый бала сулышының тәме, Ул имгән сөт тулы күкрәк тә... Бер гомергә ниләр генә сыймый, Насыйп булса җырың сузарга. Замананың котсыз фаҗигасы Комачауламаса узарга...

    Хәзер укыйлар