Логотип
Безнең йолдызлар

Флёра Сафиуллина

Флёра Сафиуллина (24.05.1938–6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор.
Хәзерге Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1961–1992 елларда университетның татар теле кафедрасында – башта ассистент, аннары доцент, 1992–2011 елларда исә чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. 2000 елда «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык диссертациясе яклый. Флёра Садрый кызы бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналист, тәрҗемәче, галимнәрнең остазы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим. 40 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә 300 дән артык фәнни, методик хезмәтләр, 100 дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек авторы. Татарстанның атказанган укытучысы һәм фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар