Логотип
Безнең йолдызлар

Февраль 2015

Сания Хәсән кызы Хантимерова (13.02.1945) – балет артисты, педагог.

Бөтен көчен Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрына һәм Казан хореография училищесына багышлаган кеше. Ленинградның А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесын бик уңышлы тәмамлап, Казанга балерина булып эшкә кайта. «Шүрәле» балетында – Сөембикә, «Су анасы»нда – Сәрви, «Зөһрә»дә – Зөһрә, классик балетларда – Аккош («Аккош күле»), Аврора («Йокыга талган гүзәл»), Жизель («Жизель»), Сильфида («Сильфида»), Джульетта («Ромео һәм Джульетта») – болар ул башкарган ролmләрнең кайберләре генә. Болардан тыш, Сания Хантимерова Ленинградта читтән торып балетмейстер һөнәрен үзләштерә, соңыннан үзе дә бик күп биюләр куя. Татар сәнгатен үстерүгә зур көч куючыларның берсе дә ул. Бүгенге көндә Сания ханым Казан хореография училищесында укыта. Бию сәнгатенә керткән зур хезмәте өчен 1980 елда Татарстан АССРның халык артисты исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем генэ каршы килер икэн бу фикергэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем фикерем сезнекенә тап килә !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнең фикерегез минекенә тап килә !

        Хәзер укыйлар