Логотип
Безнең йолдызлар

Эльмира Бәйрәмова: Элвин ГРЕЙ беренче тапкыр хәйрия концертында катнашачак

Эльмира Бәйрәмова исеме эстрада, шоу-бизнес тирәсендә кайнаучыларга яхшы таныш. Менә инде берничә ел дәвамында Эльмира ярдәмгә мохтаҗ булган авыру кешеләр өчен "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концертлары оештыра. Ләкин чир көтмәгәндә-уйламаганда теләсә кемгә килергә мөмкин. Хәзер Эльмира исә үзе, төгәлрәге, аның әнисе ярдәмгә мохтаҗ. 4 май көнне ул әнисенә багышлап хәйрия концерты уздырачак.
 
- Эльмира, син бөтенләй башка өлкәдә эшлисең. Син - элемтәче. Артистлар белән эшләү тәҗрибәсе, оештыру сәләте каян барлыкка килде?
 - Җырчы яки биюче булмасам да, күңелем һәрвакыт иҗади өлкәгә тартылды. 2009 елда данлыклы "Шәрыкъ" клубына килеп эләктем. Һәр пәнҗешәмбе көнне "Атнакич" проектын алып барырга тәкъдим иттеләр. Татар эстрадасы җырчыларын, театр артистларын, кыскасы, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләрне чакырып әңгәмә кордык. Очрашулар бик җылы мохиттә, килгән кунакларга сораулар биреп чәй табыны артында үтте. Клубка 70-80 шәр кеше килә иде, өстәл артына сыймаганнары идәнгә урнашты. Ул чакта татар эстрадасы артистлары белән якыннан таныштым. 2011 елда "Шәрыкъ" клубы оешканга 105 ел тулды. Бу истәлекле юбилейны зурлап үткәрәсе килде. Кайбер чараларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә оештырсак та, зуррак мәйданга чыгарга теләдек. Озак уйлап тормыйча, бер кыз белән Филармониягә барып җитәкче белән сөйләштек. Аренда өчен акча булмавын аңлаткач, сәхнәне бушка бирергә ризалашты. Менә шул чакта оештыру сәләтем ачыла башлады.
 
- Хәтерлим, ул вакытта җырчыларга билет сату буенча да ярдәм иттең. 
- Иң беренче булып Илназ Сафиуллин мөрәҗәгать итте. Аның концертларына, дискотекасына билетлар саттым. Ни гаҗәп, билетлар бик тиз сатыла иде. Моны сизеп башка артистлар да мөрәҗәгать итә башлады. Ләкин бу шөгылем озакка бармады, бу эштән туйдым, чөнки ул бик күп көч-вакыт таләп итте. Гадәти концертларда администратор вазыйфаларын башкара башладым. Администраторның эше барлык катнашучы артистларны репетициягә, концертка вакытында җыю, кәгазьләр тутыру һәм башкадан гыйбарәт.
 
- Хәйрия концертларын ничек оештыра башладың?
- 2012 елда "Ярдәм" мәчете белән берлектә зур хәйрия концерты оештырдык. Мәчеттә эшләүче танышым артистлар җыеп, оештыру эшен башкаруымны үтенде. Икенче концерт Балтачта яшәүче дус кызымның авыру баласы өчен үткәрелде. Хәйрия концертлары шулай оештырыла башлады. Ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр артистларга мөрәҗәгать итсә, артистлар аларга минем телефон номерымны бирде. Узган ел барлыгы 13 хәйрия концерты куелды. Күбесенә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә алсак та, ике кеше гүр иясе булды. Урыннары оҗмахта булсын...
 
- Хәзер исә үзең, дөресрәге газиз әниең ярдәмгә мохтаҗ...
- Кызганыч, 2017 ел безнең өчен кайгылы хәбәр белән башланды. Әнигә "менингиома" дигән диагноз куйдылар. Ләкин бу яман шеш түгел, Аллага шөкер. Баш миенең мөһим органнарына зыян килмәгән. Шулай да ул яман шешкә әверелмәсен өчен кыйбатлы процедура - гамма-нож үтәргә кирәк. Аны Мәскәүдә генә ясыйлар икән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы безне Мәскәүгә җибәрде. Квота буенча бушка ясату мөмкинлеге бар, ләкин аны бер ел буе көтәргә кирәк. Бер ел эчендә шеш үсеп, баш миенә зур зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә без чират көтмичә, акча түләп ясатырга мәҗбүр. Процедураның бәясе - 250 мең сум, клиникада тикшеренү, анализлар бирү үзе 100 мең сумга төшә. Әнигә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" концертын зур залда, ягъни Уникста үткәрергә булдым, чөнки ничә курс кирәк булачагын беркем дә тәгаен белми. Әнинең үз гомерендә сәламәтлегенә зарланганы булмады, бик сирәк салкын тидереп авырды. Әниемә - 60 яшь, гомере буе заводта инженер булып эшләде. Ул - киң күңелле, тормыш сөюячән кеше. Әни гипертониядән дә интегә, көн саен 4 төрле кыйммәтле дару эчә. Үзем өчен хәйрия концерты ясармын дип мәңге уйламадым. Аллаһы Тәгалә артистлар белән таныштырып, хәйрия өлкәсенә кертеп, мине махсус моңа әзерләгән, дип уйлап куям кайвакыт. Бу тормышта бернәрсә дә юкка гына булмый...
 
- Артистлар, чынлап та, сине хөрмәт итә бугай. Концертта катнашачак җырчылар составы көчле.
- Концертта барлыгы 32 артист катнаша. Араларында танылып килүчеләр дә, популяр җырчылар да бар. Мондый чарада беренче тапкыр катнашучылар да булачак. Әйтик, Элвин Грейның моңа кадәр хәйрия концертларында катнашканы юк иде. Берничә артист "ник мине дә чакырмадың?" дип хәтта үпкә белдерде. Әмма никадәр генә теләсәм дә, барысын да җыю мөмкин түгел, үпкәләмәсеннәр иде.
 
- Концертны туган көнең - 4 майга махсус билгеләдеңме?
- Очраклы рәвештә туры килде. Уникста буш көннәр арасында 4 май һәм май бәйрәмнәре бар иде. Әлбәттә, концертны бәйрәмгә куеп булмый, ялларда кем кая таралыша. Сайлау мөмкинлеге калмагач, 4 майны алырга туры килде. Әгәр халык билет алып, бу концертка килсә, туган көнемә моннан да зуррак бүләк булмаячак!

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар