Логотип
Сәламәтлек

Заман чире

Республикада Баш мие кан тамырларын дәвалаучы 18 үзәк бар. Шуларның берсе – Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсендә. Бирегә 331 мең 513 өлкән кеше беркетелгән. Әлеге үзәкләрнең эшчәнлеген Төбәкара клиник-диагностика үзәге координацияли.

Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе неврология бүлеге мөдире Әлфия Якуб кызы Нәҗипова, авыруларга мөнәсәбәтнең «ишектән – энәгәчә...» көйләнүен әйткәч, гаҗәпләнмәдем. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ангионеврологы, профессор Динә Хәсә­но­вадан ишеткәнем бар иде инде. Ә хәзер менә моның ни икәнен үз күзләрем белән күрергә дә насыйп булды. Хастаханә ишеген ачып кергән авыру, ятасы палатасына кереп җиткәнче, бөтен тикшеренүләрне узып, хәл-торышына билгеле бер бәя алырга өлгерә. Бүлектә чит илләрдә белемен күтәреп кайткан тәҗрибәле белгечләр эшли. 

Гомере кыл өстендә торган каты авырулар янында узган табиб-җитәкчене күп нәрсә борчый: бүген үлем-китемнәрнең 48 проценты церебраль инсульт аркасында булуын әйтү генә дә җитә.
Бу чиргә юлыгучыларның нибары 8 проценты гына тулысынча дәвалана, элеккеге тормышына кайта. Инсульттан соң исән калучыларның 20 процентына даими игътибар кирәк була.

Кан тамырларының кысылуы – бүгенге көндә киң таралган чирләрнең берсе. Кан йөреше үзгәргән орган бик тиз эштән чыга, кешене үлем хәленә җиткерә. Хастаханәгә китерелгән авырулар диагноз куелганнан соң, шундук нейрореанимация бүлегенә күчерелә. Кризис кичергән пациентларның 70 проценты исән кала, дип әйтәләр икән, бу инде сәламәтлекне тернәкләнде­рү шартларының тие­шен­чә булуы турында сөйли. Бу очракта белгечләрнең төп максаты – аларны хастаханәдән көнкүрештә якыннарыннан мөмкин булганча бәйсез, мөстәкыйль яшәргә өйрәтеп чыгару. Һәм алар моңа ирешә дә. Табибның әйтүенә караганда, бу чирдән котылуның иң нәтиҗәле чарасы: баш миендәге кан йөреше үзгәрешләрен башлангыч чорында ук ачыклау. Кан басымы югары, шикәр диабеты, йөрәк ишемиясе булган, ревматизм белән җәфаланган авыруларга кагыла бу.

Без бүген пациентларны бер табибтан икенчесенә чабарга мәҗбүр иткән күп йөзле, билгеләре күптөрле булган чир турында да сөйләмәкче. Кан тамырлары әйбәт, сәламәт, ә менә баш мие юк-юк та «киреләнеп» ала. Вегетатив нерв системасы функцияләре бозылудан килеп чыккан кан тамырлары дистониясе (вегетативно-сосудистая дистония) хәзер яшьләрне дә бөтереп алды. Бу чир белән бәйле сорауларга абруйлы белгеч, медицина фәннәре кандидаты Әлфия НӘҖИПОВА җавап бирә.

– Вегетатив үзгәрешләр балачактан ук башлана. Әни кеше йөккә калганда яисә тудырганда балага кислород җитмәү, үзәк нерв системасындагы тайпылышлар, тумыштан имгәнүләр, үзәк нерв системасы эшчәнлегендәге үзгәрешләр... болар барысы да вегетатив нерв системасын какшатуга китерә. Мондый балалар еш авырый, бөркү-эссене начар кичерә, һава алышынулар вакытында баш авыртудан зарлана. Кайберәүләрдә, өлкәнәя башлагач та, бу чирләр үзләрен бик сиздерми дә. Ә кайчак, бала балигълык яшенә җиткәндә, баш авыртуга, баш әйләнүгә зарлана, тиз арый, шомлана, елакка әйләнә, бик тиз кызып китә. Мондый очракта белгеч­кә күренергә киңәш итәр идем. Шу­ны­сын искәртергә тиешмен: бу чир кеше олыгая башлагач та килеп чыгарга мөмкин.

Сәбәпләре:
 чирнең нәсел­дән килүе;
 эмоциональ кичерешләр;
 организмдагы төрле инфекцияләр;
 баш мие имгәнүе;
 спиртлы эчемлек­ләрне күп куллану;
 тәмәке тартулар;
 кофе эчү;
 гормональ тайпылышлар;
 муен остеохондрозы;
 эчке органнардагы башка чирләр.

Билгеләре 
– Бу чирнең билгеләре күптөрле. Шунлыктан пациентларның кайсы гастроэнтерологка, кайсы тире авырулары табибына, кайсы кардиологка, йә булмаса, эндокринологка, иммунологка, психиатрга йөри башлый. Ә нәтиҗәсе... күренми. Еллар буена ашказаны бизләре ялкынсынуыннан зарланып – гастроэнтерологка; тахикардия дип, кар-диологка йөрүегез дә бернинди фай-да бирмәячәк. Чөнки еш кына вегетатив кан тамырлары дистониясе үзенең йөзен төрле чирләр рәве-шендә күрсәтә. Әле бер, әле икенче битлеген кия дип әйтимме... Ул йөзгә кырлана. Шуңа да аны танып белү гади эш түгел. Күп вакыт дөрес диагноз кую өчен берничә табибның киңәше кирәк була.

Әгәр дә билгеле бер вакыт дәвамында баш әйләнү; бер-сәбәпсез шомлану һәм паникага бирелү; йокысызлык; баш авыртулар; кул яисә бөтен тән калтырау, хәлсезләнү сизелә; башка төрле уйлар килә; йөрәк тибеше әле ешая, әле әкренәя; кул-аяклар ойый; сулыш алуы кыенлаша; биткә кан йөгерә; косасы килү, аң югалту күзәтелә икән, сезгә һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай да төрле кешедә ул төрлечә чагылырга мөмкин: әйтик, кемдәдер ул пульсның ешаюы, кан басымы­ның күтәрелүе, аяк өшү, агарыну, йөрәк чәнчү, температура күтәрелү белән дәвам итә. Ә кемнеңдер, киресенчә, пульсы төшеп китә, тирләп, йөз кызарып чыга, кан басымы төшә. Баш әйләнә, тын кысыла, хәлсезләнә башлый.

Кайвакыт авыруда аның катнаш билгеләре дә күзәтелә. Мондый вакытта бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: бу чир тормышка куркыныч янамый. Өянәк вакытында күп кенә пациентлар паникага бирелә, куркуга төшә. Куркырга кирәкми. Бу – бары тик диагноз, хөкем карары түгел. Ул аллергия сыман. Әйе, ул бар, әмма моңарчы әле бу чирдән берәүнең дә үлгәне юк.

Диагностика
– Бу чиргә диагнозны терапевт, невропатолог һәм кардиолог куя. Һәм, әлбәттә инде, моның өчен табиблар киңәш иткән барлык тикшеренүләрне дә узарга кирәк. Мисалга, неврология өлкәсендә киң кулланыш тапкан электроэнцефалография үтү (баш мие эшчәнлеген чагылдыра), магнитлы атом-төш резонансы (иң төгәл ысулларның берсе) ярдәмендә эчке органнарны тикшерү, электрокардиография узу һәм башка шуның ише кирәкле анализлар ярдәмендә генә пациентның хәленә бәя биреп була.

Дәвалау
– Балаңда вегетатив тайпылышлар барлыгын белә торып та дәва­ла­ма­саң, ул соңыннан төрле авыруларга китерергә мөмкин. Табибка вакытында мөрәҗәгать иткән очракта пациентларның 80 проценты уңышлы дәвалана. Чирне дәвалауда төрле ысуллар кулланыла:
 ачык һавада йөрү;
 йөзү;
 чаңгыда шуу;
 туризм белән шөгыльләнү;
 организмны чыныктыра торган процедуралар.
Ә менә тренажерларда күнегүләр ясарга киңәш итмәс идем. Башны күкрәктән түбән тотканда, йөрәк кан тамырлары системасына авырлык килә. 

Иң яхшысы: 
 спортның канәгатьлек китерә торган уен төрләре белән мавыгу;
 эштә һәм өйдә үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз, эмоциональ кичерешләр сезгә бер дә кирәкми, ул зыянга гына;
 музыка тыңлагыз, матур фильмнар карагыз;
 эш белән ялны чиратлаштырыгыз;
 тәмәке тарту, аракы эчү, шау-шулы компанияләрдә утыру да файдага булмас. 

Аеруча ашауга игътибар итегез: 
 кан басымы күтәрелүчән кешегә фасоль, эремчек, шпинат ише ризык тәкъдим итәр идем. Кофе, куе чәй, спиртлы эчемлекләрне онытыгыз! 
 кан басымы түбән булучыларга чәй дә, кофе да, кефир белән сөт тә бик ярап куя. Бу продуктлар кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. 
Аннары организмга кальций, магний һәм калий кирәклеген истән чыгармагыз! Монысы да бик мөһим. Бу әйберләр борчакта, йөземдә, күрәгәдә, кара җимештә, гөлҗимеш­тә, кишердә, чикләвектә, карабодай һәм солы боткасында да бар.

Һәм, әлбәттә инде, шундый диаг-ноз куелган икән, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнегез, витамин эчегез. Табиб биргән дарулардан дөрес файдаланыгыз. Бу чиргә каршы көрәштә ихтыяр көче бик зур роль уйнавын онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар