Тозлы кәбестәнең без белмәгән биш үзлеге

Иң мөһиме һәм бүгенге көндә иң актуале, мөгаен, аның Мичиган университеты галимнәре ачыклаган үзлегедер. Алар күп еллар буе тозлы кәбестәнең организмга йогынтысын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән: яшүсмер чорда тозлы кәбестәне күп кулланучы хатын-кызларда күкрәк яман шеше бик сирәк очракларда гына булырга мөмкин икән.

 

Тозлы кәбестә – С витамины сандыгы. 100 г тозлы кәбестәдә әлеге витаминның кешегә бер көнгә кирәк норманың яртысы бар. Ә калориясе нибары 25 ккал гына.

 

1955 елда «Здоровье» журналы болай дип язып чыккан булган: «Углеводларны куллану тыелган барлык чирләрне дәвалау өчен тозлы кәбестәдән дә яхшырак ризык юк. Әлеге продукт артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен менә дигән».

 

Тозлы кәбестә – иң шәп пробиотик. Андагы лактобактерияләр теләсә кайсы йогуртны «егып салырлык».

 

Легенда буенча, тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр III гасырда ук Кытайда уйлап тапканнар. Ә Россиягә ул XVI гасырларда гына кергән.

 

Тозлы кәбестә – иң шәп лосьон да. Аның тозлыгы биттәге теләсә нинди тапларны агарта, күзәнәкләрне тарайта, үле күзәнәкләрне эретеп, битне чистарта.

 

Тозлы кәбестә айлар буена да саклана ала. Төп шарт: температура нольдән югары булмасын һәм кәбестә тозлык белән капланган булсын. Тозлыгыннан алгач, кәбестәне юарга кирәкми. Югыйсә витаминнары, минераллары да юылып төшәчәк.

 

Тозлы кәбестәне кибеттән сатып алсагыз, аның төсенә карагыз. Ул аксыл-алтынсу төстә булырга тиеш. Сары яки соры төстә булырга тиеш түгел.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7937
    1
    104
  • 8531
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9550
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...