Логотип
Сәламәтлек

Тәмәке тартуны ничек ташларга

Тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары Данил ГЫЙНИЯТОВтан 11 киңәш

– Без гаиләдә 5 ир-туган. Бер заман бишебез дә тартты тәмәкене. Хәзер өчебез ташлады инде.
Университетта укыганда тарта башладым мин. Мәктәптә чакта якын да килгән нәрсәм түгел иде югыйсә. Арча педагогия училищесында укыган елларда да андый теләк туганын хәтерләмим. Училищедагы студент еллары спорт белән шөгыльләнеп узды.
Ә университетка кергәч... Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дию бик туры килә монда. Барысы да нинди компаниягә эләгүеңә бәйле. Тартучылар янына эләксәң, үзеңнән-үзең тарта башлыйсың икән. Тулай торакта яшәгәндә тартучылар шактый иде. Үзем дә сизмәстән аларга кушылып киттем шул...
Баштагы мәлләрдә көнгә берне генә тарта идем. Ул чакта әти-әнидән яшеребрәк инде. Беренче, икенче, хәтта өченче курсларда да алай күп тармадым. Әле физкультура дәресе бар иде, аңа йөрибез. Ул елларда авыр атлетика белән шөгыльләндем, штанга, гер күтәрдем.
Ә «Сердәш» ансамблендә җырлый башлагач, китте инде... Гастрольләрдә йөргәндә, сәхнә артында, кунакханәләрдә, юлда... Көтү вакытын кыскарта кебек тоелгандыр инде. (Сүз уңаеннан. Ансамблебез хакында китап язу теләге күптән бар иде. Шул хыял, ниһаять, чынга ашты! «Сагынып сөйләрлек еллар» дигән бу китап узган ел ахырында «Ихлас» нәшриятында дөнья күрде. Әдәби-биографик бу повестне Алмаз Хәмзин язды. Безнең Себер ягына булган бер гастролебез тарихы хакында ул.)
23-24 яшьтә көнгә бер тәмәкедән башлаган булсам, 39 яшьтә тәүлеккә бер кап тарта идем инде. Ә аннары авырып киттем. Аякларым сизмәс дәрәҗәгә җитте. «Килеп җиттем...» – дип уйладым... Һәм: «Тартуны ташларга кирәк», – дигән нәтиҗәгә килдем.



Инде киңәшләр турында.
1. Үзең тартканда, кемнеңдер: «Ташла инде шул тәмәкене! Ташларга кирәк!» – диюен бик авыр кабул итәсең. «Өйрәтмә әле, үзем дә беләм», – дип кырт кисәсең күп вакыт. Күңелдән, юньле нәрсә түгел инде бу, ташларга кирәк дип уйлыйсың үзең. Тик «кирәк» белән «эшләү» арасында аерма зур шул... Күп вакыт бу адымга менә минем кебек «килеп җиттем» дип уйлагач баралар бугай. Әмма соңгы чиккә җиткермәскә кирәк. Артык соң булуы да бар бит.

2. Тартуны ташлыйсы килгән кешегә, шундый ук теләге булган бер иптәш, дус тапса тагын да яхшырак. Бергә җиңелрәк. Болай син үзеңә үзең генә хуҗа: телисең – ташлыйсың, теләмисең икән – яңадан тарта башлыйсың. Икәү булгач, җаваплылык өстәлә. Сез, бергә сөйләшеп, икегезгә бер максат куясыз һәм ул кеше, максатка бару юлында, сиңа таяныч була. Контроль дә! Гел янәшәңдә тормаса да, баш мие бит аның барлыгын онытмый. Кызганыч, минем үземнең андый кешем булмады.

3. Әгәр үзеңнең күңелеңдә, башыңда «тартуны ташлыйм» дигән уй-теләк булмаса, сиңа бер дару да булышмый. Танышлар арасында дару эчеп караучылар, «наклейка» ябыштыручылар булды – ярдәме тимәде.

4. Тартуны ташлаганнан соң иң авыры – бер ел диләр. Беренче ел минем үземә дә бик кыен булды. Бигрәк тә аның беренче өч ае. Бөтен курыкканым, бәйрәм вакытларында, компаниядә утырганда, кешегә ияреп, үзем дә сизмичә тарта башлау иде. Шөкер, андый ялгышлар ясамадым.



5. «Тәмәке түгел бит бу, кальян гына, суырып кара әле», – дип кыстаганнары булды, ризалашмадым. Бер ташлап, бер башлап йөрү эш түгел, ташлыйсың икән – өзәргә кирәк. (Тәмәке башта төшкә кереп тилмертте. Тартам икән имеш. Төш тә, өн дә кебек. Тәмәке төтененең исен, тәмен сизәм хәтта... «Мин бит инде ташлаган идем, нигә тартам соң?» – дип куркып уйлыйм.)

6. Тарту – билгеле бер вакыт аралыгында үзеңне ни беләндер җәлеп итү дигән сүз ул. Күңелне алдау! Шул сәгать җиттеме, куллар үзләреннән-үзләре кесәдәге тәмәке кабын капшый башлый... Тизрәк тартырга кирәк! Тартуны ташларга хәл иткәч, шул вакыт җиткәнен сизүгә, авызга кабарга конфетмы, башка нәрсәме – бер алдавыч әйбер кирәк. Тартасы килгән теләкне үзаңыңнан чыгару өчен кирәк ул. Кәнәфер, ирис, суыра торган конфетлар – беренче елны минем кесәдә гел шулар булды.

7. Тартуны ташлагач кына, эшкә күпме артык вакыт калуын аңладым. Бер сигарет тартырга якынча 10 минут вакыт китә. Берүзең тартканда шулай әле бу. Кеше белән булсаң, сөйләшә-сөйләшә тагын да озаграк тартасың. Бер пачкада – 20 сигарет, 20не унга тапкырласаң – 200 минут... Димәк, көнгә өч сәгатьтән артык вакытыңны төтен белән бергә һавага очырасың! Бу бит ярты эш көне дигән сүз. Шаккатмалы!

8. Үзеңнең сәламәтлегеңне кызганмасаң, һичьюгы төтенгә очкан акчаңны жәлләргә кирәктер. Мин тартуны ташлаганда, бер кап сигарет 30 сумнар тирәсе тора иде. Исәпләп чыгаруымча, ул вакытта тәмәкегә киткән акчага мин, ике елга бер тапкыр, бер атнага Төркиягә ялга барып кайта ала идем. Путевка бүгенгедән, әлбәттә, арзанрак – 12-14 мең тирәсе тора иде. Әмма, ул вакыттан бирле тәмәкенең бәясе дә ким дигәндә өч тапкырга артты бит инде. Димәк, тартучылар бүген тагын да күбрәк акча югалталар.

9. Тәмәке тартуны ташлагач, тәм тою рецепторлары, шунда ук булмаса да, бераздан яңадан уяна. Ашаган ризыгыңның тәмен яхшырак тоя, аера башлыйсың. Шуның өчен генә булса да, тартуны ташларга кирәк! Хәзер менә тәмәкенең исен дә кабул итә алмыйм. Җәен балконга чыксам, кемдер, каядыр тарта дип, бик тиз сизеп алам – борынга шунда ук килеп бәрелә.



10. Балаларыңны тәрбияләп азапланма, үзеңне тәрбиялә – алар барыбер сине кабатлаячаклар, диләр бит. Минем дә малайлар үсә – аларда бер дә үзеңдә булган тискәре сыйфатларны күрәсе килми икән. Шулай булгач, нигә начар үрнәк күрсәтергә! Хатыным Гөлназ ягында тартучылар юк диярлек: бабай тартмый, абыйсы тартмый, баҗай тармый... Бер мин идем ала карга!

11.Тартуны ташлагач, мин кире спортка кайттым. Тартканда, спорттан бөтенләй киткән идем. Кемдер спортзалдан чыга да, тәмәке кабызып җибәрә – мин менә моны аңламыйм. Кабул итә алмыйм! Тәмәке тартам икән, мин инде спорт белән шөгыльләнмим генә: алар бер-берсе белән яраклаша, янәшә тора алмый кебек миңа. Миңа йә ак кына кирәк, йә кара гына бугай...
Тәмәкедән котылгач, йөгерү буенча өч тапкыр Мәскәү марафонында, өч тапкыр Казан марафонында, бер тапкыр халыкара триатлон ярышында, бер тапкыр 50 чакрымлы чаңгы марафонында катнаштым. Хатыным: «Синең иң зур байлыгың – марафоннарда алган медальләрең инде», – дип көлә. 42, 50, 113 чакрымлы ярышларда катнашу өчен сәламәтлек кирәк, ә сәламәтлек – иң зур байлык ул!
10 мартта Казанда узачак чаңгы марафонында быел да катнашырга исәп – регистрация уздым инде. Туган ягым Арчада 25 чакрымлык «Тукай» марафоны уза – аңарда бер ел да катнашмыйча калганым юк. Бу марафонның 30 еллык тарихы бар. Соңгы вакытта аны 10 чакрымга гына калдырганнар иде – сөйләшеп, кабат торгыздык. Әлегә анда күбрәк арчалылар катнаша, әмма бу марафонны, спорт министрлыгының эш планына кертеп, республика күләмендә үткәрү турында хыялланабыз. Тукай исеме белән бәйле әзер бренд бит!



Майда Казан марафонында йөгерәчәкмен, инде теркәлү уздым, аннан августта – триатлон көтә. Ике ел рәттән Казан-Болгар велосипед марафонында катнашкан идем. 200 чакрымлык ул. Быел аны бер дә туктамыйча узарга исәп. Тәмәке тарткан чакта мин болар хакында хыяллана ала идеммени?!

тышлык фотосы: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар