Логотип
Сәламәтлек

Тамакны тозлы су белән чайкагыз! 

Татарстанда 3 февральдән 12 февральгә кадәр ЛОР-органнар авырулары профилактикасы декадасы узачак.

 

Татарстанда 3 февральдән 12 февральгә кадәр ЛОР-органнар авырулары профилактикасы декадасы узачак. Колак, борын, тамак авырулары инфекцион авырулар белән бәйле, һәм алар кышкы чорда аеруча көчәеп китә. Ангина, ринит, синусит, трахеобронхит һәм башка ЛОР авырулар салкында туңудан яки организмга инфекция эләгүдән көчәеп китә. Аларны гадәттә А һәм В группа вируслары, парагрипп вируслары, респиратор инфекция, аденовируслар, риновируслар, энтеровируслар китереп чыгара. Болар хакында «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгына матбугат конференциясенә килгән табиблар тәфсилләп сөйләде. 

Балалар республика клиник хастаханәсе оториноларингологы Ильмира Нифталиева балалар арасында киң таралган фарингит, ларингит, оденоид, отит кебек авыруларны ничек булдырмый калу яки, булган очракта, аларны дәвалау турында сөйләде. 

Казандагы 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең ЛОР бүлеге мөдире, оториноларинголог Екатерина Лаптева фикеренчә, бу авырулар көчәюгә психо-эмоциональ халәт, стресслар да йогынты ясый икән. Кечкенә вакытта ахыргача дәваланып бетмәү хроник авыруларга юл ачуын да әйтте ул. Кичектергесез ярдәм кирәк булган очракта, туп-туры үзе эшли торган ЛОР-үзәккә килергә киңәш итте. 

Соңгы вакытта хафага салган коронавирус, аның килеп чыгу сәбәпләре турында  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – гомуми практика табибы Люция Фәисханова сөйләде. Бу вирус күптән билгеле икән, ул элек ярканатларда булган. Хәзер инде мутация кичергән: кешедән кешегә йога. Һава һәм тын алу юллары белән авырган кешедән сәламәт кешегә күчәргә мөмкин. Коронавирус яшәр өчен билгеле бер шартлар кирәк. Ул бары тик ниндидер күзәнәк эчендә генә яшәргә сәләтле. Вирус авыру кеше янында 180 метр аралыкта гына күчә ала. 

Табиблар тамак, колак, борын авырулары вакытында үз белдегең белән дәваланмаска, рациональ тукланырга, җылы киенеп йөрергә, тамак-борынны тозлы су белән чайкарга киңәш иттеләр. Ә коронавирус эпидемиясе нормальләшкәнче, Кытайга бармый торырга тәкъдим итттеләр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар