Логотип
Сәламәтлек

Сайлыйбыз: линзамы, әллә коррекцияме?

Хəтерлим мин əле бүгенгедəй Беренче тапкыр линза кигəнем…


Хəтерлим мин əле бүгенгедəй

Беренче тапкыр линза кигəнем…


Гаҗəплəнү, шатлык, дулкынлану! Бу хислəрнең синтезы башымда «дөньяга яңа караш» дигəн төшенчə тудырды. Əлбəттə, физиологик яктан гына түгел. Үз-үземə ышаныч хисе дə артты. Ул вакытта линзаны уйлап тапкан галимнəргə сəҗдə кылырлык дəрəҗəдə булганмындыр, мөгаен. Лəкин күтəренке эмоциялəр артында линзаның шактый тискəре йогынтылары да булуын «күздəн» югалтканмын...

Иң куркынычы – инфекция кертү, керотит, күзлəрнең кирəкле күлəмдə кислород белəн тəэмин ителмəве. Шуларның күбесе белəн үземə дə «күзгə-күз» очрашырга туры килде.

— Линзаны бер-ике атна салмыйча йөреп була, – дип ышандырган иде мине «Оптика» салонында эшлəүче апалар. Беренче мәлдә линзаны кияргə өйрəнү авыр икәнен алар, әлбәттә, белгән инде, югыйсә... Табиб исə кызарган күзлəремне тикшергəч: «Күзләреңә бик нык зыян китерəсең килсə генə линзаларны төнгə дә калдыр», – дип кисəтте.

Линза кия башлагач, сез бу салоннарның даими клиентына əйлəнəсез. Һəр ай саен нәрсә дә булса, кирәк: яңа линза, төрле-төрле сыекчалар, контейнер, пинцет, кыйммəтле дару-тамчылар... Маркетологлар телендə мондый кешелəрне «сөт бирə торган сыер» дип атыйлар. Əлбəттə, мин бүген үк бөтен кешегә дә: «Кичекмəстəн линзалардан баш тартыгыз!» – дип әйтә алмыйм. Лəкин бу четерекле мəсьəлəдə бик сак һəм игьтибарлы булырга киңəш итəм. Бүген күп нəрсə «аллы-гөлле» булып күренсə дə, нəтиҗəсе үзен якын яки ерак килəчəктə белдерəчәк. Минем очрактагы кебек.

Линзаларны 10 ел кидем. Һəм моның өчен күзлəрем алдында чын-чынлап гафу үтенəсем килə. Чөнки берзаман син шундый ноктага җитəсең – күзлəрең линзаларны бөтенләй «күрə алмаслык» халəткә килә. Башыңда: «Нәрсә эшлəргə соң?» – дигəн сорау туа. Гел күзлек тə киясе килми бит. Бу синдәге комплекслар белән генә бәйле түгел. Күзлек кигəннəр аның уңайсыз яклары никадәр икәнен яхшы белә.

Гел шулай күзлек киеп йөрерменме икəн? Бу сорау гел тынгысызлап, борчып торды. Шул вакыт инде күптəн кызыктырып та, куркытып та йөргəн «лазер ярдəмендə күзгə коррекция ясау ысулы» турында кызыксына башладым. Халык арасында төрле мифларга, куркуларга төренеп яши ул. Миндə дə андый шик-шөһбəлəр юк түгел иде. Бер фəнни форум кысаларында чыгыш ясаган күз табибы офтальмология өлкəсенең соңгы 10 ел эчендə нинди зур уңышларга ирешүен сөйлəде. Яңа технологиялəр, «акыллы» җиһазлар… FEMTO-LASIK ысулы… Вакыт секундлар белəн түгел, фемто-секундлар (секундның бик-бик-бик кечкенə өлеше) белəн исəплəнə. Аллаһы Тәгалə кешегə шундый зур гыйлем, мөмкинлеклəр бирə! Башта шул табибка, ə аннары Гуглга меңлəгəн сорау яудырдым. Һәм... тәвәккәлләдем – күзлəремə коррекция ясатырга карар кылдым…

Бүген операциядəн соң өченче көн. Нәтиҗәләр ясарга, әлбәттә, әлегә бик иртәдер. Кеше яхшыга бик тиз иялəшə дилəр. Белмим. Мин һəр фемтосекунд саен гаҗəплəнəм бугай...

Линзамы? Коррекцияме? Бу мəсьəлəне һəркем үзе хəл итə. Иң мөһиме, үзеңне ишетү, тыңлау зарур. Йөрəгең ни боера? Минеке исə көн дə «кирəк-кирəк», «тизрəк-тизрəк» дип тукылдады...

Теги: күзләр сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирэкле мэгълумат.Алдагысы да яхшы булсын,Гузэл.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Линзалар уз вакытында бик зур ачыш иде, шәхсән миңа коррекция ясарга ярамый, мин линзаларга да риза

      Хәзер укыйлар