Логотип
Сәламәтлек

Әрекмәннең шифасы

Әрекмәнне без бары тик чүп үләне итеп кенә санарга күнеккән. Югыйсә ул бик шифалы дару үләне. Чәчләр коелмасын өчен, бәлки күпләрегезнең әрекмән тамырыннан ясалган маскалар кулланганы бардыр. Аның файдасы моның белән генә чикләнми. 

Әрекмәнне без бары тик чүп үләне итеп кенә санарга күнеккән. Югыйсә ул бик шифалы дару үләне. Чәчләр коелмасын өчен, бәлки күпләрегезнең әрекмән тамырыннан ясалган маскалар кулланганы бардыр. Аның файдасы моның белән генә чикләнми. 

Әрекмән тамыры даруханәләрдә дә сатыла. Аны цистит (ычык), гастрит, уретрит, холецистит кебек чирләр булганда чәй кебек төнәтеп эчәләр. 

Әрекмән тамыры төнәтмәсе чуан, экзема, себорея, тимрәү, лишай, трофик язва кебек тире авыруларын дәвалаганда да кулланыла. Ул баштагы кавыкны бетерә, чәч коелуын туктата, чәчләрне үстерә. Озак төзәлүче җәрәхәтләрнең җөйләнүен тизләтә.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе һәм әрекмән яфракларының согы онкологик авыруларны җиңәргә булышканы да мәгълүм. 

Яшь кенә хатын-кызларга күкәйлекләрдә (яичник) киста, аналыкта миома кебек диагнозлар куела. Бу очракта да әрекмән яфракларының согы ярдәм итә ала. 

Әрекмән согы күкрәктәге яман булмаган шеш – фиброаденома, мастопатия, кисталарны дәваларга булыша. 

Бөерләрдәге кисталардан да әрекмән согының шифасы булуы билгеле. 

Әрекмән согын борынгылар эчәклектәге паразитларны юк итү өчен дә кулланган. 

Әрекмәннең яфракларын җәй дәвамында җыярга була. Шулай да май-июнь айларында җыйганының әчесе кимрәк. Ә тамырларны исә яз көне яки көз башында җыялар. Карт әрекмәннәрнең тамырлары куллану өчен яраксыз, бары бер еллык үсемлек тамырларын гына җыярга кирәк. 

Әрекмән яфрагыннан сок ясау өчен, аларны юып, иттарткычтан чыгаралар, аннары марляга салып, сөзәләр. Чиста килеш әрекмән согы суыткычта өч кенә көн саклана. Озаграк саклау өчен әлеге сокка бергә бер нисбәтеннән бал кушарга кирәк. Болай ул бер елга кадәр саклана. Бал булмаса, туңдыргычта катырып та сакларга мөмкин. Катырылган сок үзенең барлык үзлекләрен дә саклый. 

Тамырларын исә юып, кабыгыннан чистарталар һәм турап киптерәләр. 

Тамырлардан төнәтмә ясау өчен 10 г вакланган тамырны эмаль савытка салып, өстеннән 200 мл кайнар су коярга һәм «су мунчасында» 30 минут кайнатырга кирәк. Сүндереп, суыталар, аннары сөзеп, 200 мл булганчы кайнаган су өстиләр.

Әрекмән тамыры төнәтмәсен дә, әрекмән яфракларының согын да куллана башлаганчы табиб белән киңәшләшергә кирәк. Кайбер кешеләрдә әлеге үлән төнәтмәсе көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин. 

Гадәттә әрекмән согын ашарга 30 минут кала, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.  Бер ай эчкәч, бер ай тәнәфес ясала. Ә тамырлардан ясалган төнәтмә көнгә өч тапкыр 100 мл күләмендә кулланыла. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар