Логотип
Сәламәтлек

Пәйгамбәр тырнагы – хатын-кызлар гөле

Пәйгамбәр тырнагының биологик атамасы – календула. Борынгылар аны үзгә дәва көченә ия гөл дип санаган. Болай дип уйлаулары юктан гына барлыкка килмәгән. Чынлап та, ул бик күп авыруларны дәвалау үзлегенә ия.

Календуланы белмәгән, танымаган кеше юктыр инде. Күпләрнең бакчаларында үзеннән-үзе тишелеп чыгып үсә ул. Көздән орлыгын коеп калдыра да, икенче елны тишелеп чыга. Чәчкәләре биш сум акча зурлыгында, кишер сары һәм ачык сары төстә. Үзенә күрә бер исе бар. Сумала исен хәтерләтә сыман. Үсемлек үзе дә бераз ябышкак. Орлыклары кош тырнагын хәтерләтә. Шуңа күрә руслар да аны «ноготки» дип йөртә.

Дару максатыннан календуланың чәчәкләрен таҗлары ачылгач җыялар. 

Махсус тикшеренүләр ярдәмендә календуланың үт кудыру, көзән җыеруны һәм спазмнарны басу, кан басымын төшерү, үзәк нерв системасын тынычландыру, йокыны яхшырту үзлеге ачыкланган. 

Аптекада календула мазе һәм календуланың спирттагы төнәтмәсе сатыла. Календула мазе тиредәге яраларны, озак төзәлми торган җәрәхәтләрне, чуан, эренле бетчәләрне дәвалаганда кулланыла. 

Календуланың спирттагы төнәтмәсен җылы суга салып, тамак авыртканда, уртлар шешкәндә, ангина, тонзиллит булганда, балаларда стоматит чыкса, авыз эчен чайкау өчен кулланалар. 

Календуланың ялкынсыну китереп чыгаруда төп сәбәпчеләр – стрептококк, стафилококкны баса алу үзлеге дә мәгълүм. 

Болардан тыш, ул вирусларны да юк итәргә сәләтле. 

Элек-электән календула хатын-кызларны дәвалый торган үлән булып саналган. 

Аналык муентыгында җәрәхәт (эррозия шейки матки) булганда календула төнәтмәсе белән эчтән юдырганнар (спринцевание). 

Аналык юлы ялкынсынганнан да шифасын күргәннәр. 

Арт юл ертылса да календула ярдәмгә килгән. 

Эчтән юдыру өчен: бер стакан җылы суга календуланың спирттагы төнәтмәсе 1 чәй кашыгы алына. 

Календуланың судагы төнәтмәсе белән ашказаны чирләрен, талак, бавыр авыртканны, үт куыгы эшләмәгәнне, эч чәнчеп авыртуны, эчәклек ялкынсынуын дәвалыйлар. 

Ул йөрәк ритмын җайга сала. 

Хатын-кыз органнарындагы һәм ашказанындагы яман шеш авыруын тоткарлый. Бу яман чир вакытында хәлне яхшыртып җибәрә. 

Күз начар күрә башласа, эренләсә, календуланың судагы төнәтмәсен тамызсаң, ялкынсыну басыла. 
Канны чистарта. 

Календуланың судагы төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы кипкән календула чәчәгенә 0,5 литр салкын су коеп, кайнатып чыгаралар һәм сүрән утта 5 минут парландыралар. Аннары суытып сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр чирек стакан эчәләр. 

Спирттагы төнәтмәсен ясау: чәчәк таҗларын пыяла савытка салып, күмелерлек итеп 70 градуслы спирт кушарга һәм ике атна тоткач, сөзәргә. Чама белән, 1 өлеш чәчәккә 10 өлеш спирт кирәк. 

Календула мазен ясар өчен: кипкән чәчәкләрне кофетарткыч белән он хәленә китереп ваклап, вазелин яки ланолин кушалар. Яхшы сыйфатлы сары май белән дә ясарга була. 
Сары май белән ясалган мазьне ашказаны, бавыр, бөер, эчәклек, үт куыгы авыртканда бер чәй кашыгы кабып та куярга була. 

Календула агулы түгел, ләкин аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Башта табиб белән киңәшегез. 


 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар