Ни ул Аменорея?

Ун яшьтән соң кыз балада җенси җитлегү чоры башлана. Яшүсмер кызлар тормышында бу бик җаваплы чор. Җенси җитлегү чорында төрле гинекологик проблемалар килеп туарга мөмкин: мисалга, вакытыннан элек — иртә өлгерү, йә киресенчә, җенси үсешнең тоткарлануы. Соңгы елларда җенси җитлеккән яшүсмердә күрем булмау (аменорея) очраклары еш күзәтелә башлады. Моннан биш ел элек булганы белән чагыштырганда, хәзер ун-ундүрт яшьтә күрем бозылу очраклары 24 процентка ешрак күзәтелә.
Бу нилектән килеп чыга? Сәбәпләре нинди? Сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова җавап бирә.
Унбиш-уналты яшенә җиткән кыз балада күремнең булмавы, әйткәнебезчә, җенси үсешнең тоткарлануын күрсәтә торган билгеләрнең берсе. Моның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: әйтик, нәселдән килә торган органик һәм психик тайпылышлар, эндокрин чирләр, кинәт ябыгу һәм башкалар. Беренче күремнең тоткарлануын «башлангыч аменорея» дип атыйлар.
Бала тапканнан соң да мондый хәлнең кабатлануы ихтимал. Аменореяның табиблар телендә «икенчел» дип йөртелә торганы да була. Монысы озакка – биш-алты айларга сузылырга мөмкин. Кайберәүләр аны йөклелек белән бәйләп аңлатырга тырыша. Ләкин бу алай түгел. Күремнең кинәт тукталып калуы күпвакыт кыз баланың яки хатын-кызның эндокрин системасы дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Билгеле, моңа күп уку да,
өйдә һәм мәктәптәге бәхәс-низаглар, ызгыш-талашлар да, стресс һәм төшенкелеккә бирелү дә, үзләрен диетага утыртып, кинәт ябыгу да этәргеч бирмичә калмый. Күрем бетүгә, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күрем циклы формалашкан чорда кызларны сагалап торган тагын бер күңелсезлек турында әйтмичә калдыра алмыйм: бу ювениль (яшь) аналыктан кан килү. Аменорея шикелле үк ул да эндокрин чирләр белән бәйле. Ул гел киеренкелектә булу, стресс кичерү, йогышлы чирләр, хәтта салкын тию аркасында да була. Кан аз килгәндә, кыз бала аны сизми дә кала. Ә менә күп килә башласа, аның башы әйләнә, эченең аскы өлеше авырта, тиз арый, аңын югалтуга кадәр барып җитә.
Ювениль аналыктан кан килү, гадәттә, егерме-утыз көн дәвам итә. Мондый вакытта табибка күренү мәҗбүри. Югыйсә, күпләп кан югалту анемиягә (аз канлылык) китерергә, күрем циклын бозарга мөмкин.
Кызларда, сирәк кенә булса да, аналык өстәмәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Кагыйдә буларак, ул иммунитет какшау, эндометрит, цистит, җенес органнарында шеш булу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күрем вакытында ул чирләр көчәя генә.
Димәк, җенес органнарының сәламәтлеге турында бәләкәй чагыннан ук кайгырта башларга кирәк. Бала нинди шартларда яши, дөрес тукланамы, физик яктан активмы, гигиена кагыйдәләрен үтиме, уңышлы гаиләме – барысы да мөһим.
Кызлар түбәндәге очракта гинекологка күренегә тиеш:
* Бала мәктәпкә барыр алдыннан, 11-12 һәм 14-15 яшькә җиткәч (ел саен);
* Җенси органнан ак бүлендек килгәндә;
* Нинди яшьтә булуына карамас-тан эче авыртса;
* Эче зураеп киткәндәй булса;
* Сигез яше тулганчы ук җенси үзгәрешләр булса;
* 14-15 яшьтә күрем килмәсә;
* Күрем циклы бозылганда, бәвелдә патологик үзгәрешләр булганда, артык тазарып киткәндә;
* Физик үсештә тайпылышлар күзәтелгәндә (кыска йә озын буй).
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.