Лимон... яман шештән дәвалый!

Соңгы вакытта халык ватсапта утырырга гадәтләнеп китте. Дуслар, туганнар,  хезмәттәшләр, классташлар, институтта бергә укыган группадашлар... Киңәшләр бирешү дә, яңалыклар җиткерешү дә, туган көннәр белән котлашу да, төрле рецептлар алмашу да – берсе дә калмый!
Менә бүген иртән дә минем университетта укыган группадашларым бер-берсен сәламли, хәерле эш көннәре тели башлады.

Ә Розабыз менә мондый киңәш җибәргән. Башкаларга да җиткерегез дигән. Тема бик мөһим, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше укысын, дип язган.
«Стакандагы кайнар суга салынган лимон телемнәре сезне яман чирдән коткара ала, – ди Пекин хәрби госпитале генераль директоры, профессор Чэнь Хорин, – кайнар лимон рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле! Лимонны 3 өлешкә бүлеп, чынаякка салыгыз, аннары өстенә кайнар су агызыгыз. Шул суны көн саен эчегез. Яман шешнең күп төрләрен дәваларга булыша ул. Бу экстрактны кулланып, яман шеш күзәнәкләрен (злокачественные клетки) үтерәсең, ә сәламәт күзәнәкләргә ул «кагылмый».Лимондагы кислоталар һәм монокарбон кислотасы кан басымын нормальләштерә, тар артерияләрне саклый, кан әйләнешен көйли, кан оюны киметә».
Мин укып таныштым да, сезгә дә җиткерергә булдым.
Сәламәт булыгыз. Күңел күтәренкелеге, сөенечле көннәр телим.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»