Логотип
Сәламәтлек

Гырлыйсызмы?

Үзендә әлеге проблема булуын кеше күп еллар сизмәскә дә мөмкин. Гадәттә, бу аның үзенә түгел, ә якыннарына кыенлык тудыра. Сүзебез – гырлау турында. Ул нилектән була, дәвалау мөмкинме? Казан шәһәренең 16 нчы клиник хастаханәсе табибы, отоларинголог Фидель ЗИННУРОВ әнә шул сорауларга җавап бирә.

Үзендә әлеге проблема булуын кеше күп еллар сизмәскә дә мөмкин. Гадәттә, бу аның үзенә түгел, ә якыннарына кыенлык тудыра. Сүзебез – гырлау турында. Ул нилектән була, дәвалау мөмкинме?

Казан шәһәренең 16 нчы клиник хастаханәсе табибы, отоларинголог Фидель ЗИННУРОВ әнә шул сорауларга җавап бирә.

Гырлау – йоклаган вакытта кешенең түбән ешлыктагы тирбәнешле тавыш чыгаруы. Кайчагында бу тавыш 100 децибелга кадәр үк җитәргә мөмкин. Иң кызыгы – гырлаганын кеше үзе сизми. Табибка мөрәҗәгать итәргә аны күбесенчә туганнары, якыннары мәҗбүр итә. Йоклаганда гырлау – гаять киң таралган күренешләрнең берсе. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында мондый халәттән интегүчеләр 60–65 процентны тәшкил итә. Гаиләдәгеләрнең төнге тынычлыгын алучы бу патологик тавышны йоклаган вакытта кече тел һәм аңкау мускулларының йомшаруы китереп чыгара. Моның сәбәпләре күп. Бик нык арыганда, тынычландыра торган дарулар, исерткеч эчемлекләр кулланганда моңарчы гырламый торган кешедә дә күзәтелергә мөмкин ул. 
Күпләр аңа әллә ни игътибар итмәскә тырыша. Ләкин әлеге патологик процессның организм өчен җитди проблемалар китереп чыгаруы да ихтимал. Иң куркынычы – апноэ, ягъни йоклаган вакытта тын алу тукталып тору. Мондый вакытта гырлау кинәт тынып тора. Сулыш тукталып берничә секунд узуга, тын юллары мускулларына команда бирү өчен баш мие уяна. Бу хәл төн дәвамында йөзәр тапкыр кабатланырга мөмкин. Нәтиҗәдә, баш мие тиешенчә ял итми. Гырлау даимигә әйләнсә, кеше йокыдан талчыгып, хәлсезләнеп уянса, баш авырту, гел йокы килүдән зарланса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Еш кына ул сулыш органнары һәм казналыктагы төрле патология-ләргә бәйле була. Сәбәбен ачыклап, тиешле дәвалау узганнан соң гырлау да юкка чыга. Бу аеруча яшь кеше-ләргә кагыла. 
Гырлауны дәвалау беренче чиратта сулыш органнары чирләрен һәм стоматологик проблемаларны – казналыктагы, авыз куышлыгындагы тайпылышларны хәл итүгә кайтып кала. Шуның өчен дә гырлаудан интегүче кеше отоларинголог, стоматолог һәм сомнолог күзәтүендә булырга тиеш. 
Сомнолог махсус аппаратлар ярдәмендә йоклаган вакытта кешенең кайсы мускуллары ничек эшләвен, баш миенә никадәр кислород килүен, башка күрсәткечләрне тикшерә.

Профилактика:

  • борын белән сулауны җайга салу;
  • авырлыкны нормада тоту;
  • ЛОР-органнарның чирләрен вакытында дәвалау;
  • йокы һәм ял режимын үтәү;
  • исерткеч эчемлекләр белән мавыкмау;
  • тынычландыра торган даруларны үз белдегең белән кулланмау;
  • эчке секреция бизләре авыруларын кисәтү.

Бу мөһим

  • Гырлау аркасында йоклаганда тын алу тукталу – апноэ күзәтелергә мөмкин. Кеше 10–30 секунд сулыш алмый тора. 
  • Апноэ – организм өчен бик куркыныч халәт. Бу вакытта баш миенә, йөрәккә, башка органнарга кислород килү туктый, гипоксия баш-лана. 
  • Сирәк очракларда үлемгә үк китерергә мөмкин.

Сәбәпләре: 

  • борындагы полиплар, кисталар;
  • аллергия аркасында тын юллары, авыз һәм борын куышлыгының ялкынсынуы;
  • аденоидлар (аеруча балаларда);
  • кече телнең озын булуы;
  • борын бүлгесенең авышуы;
  • аңкау төзелешендә булган патологияләр;
  • йоткылыкның тараюы;
  • макроглоссия (телнең зураюы);
  • тын юлларында барлыкка килгән шешләр;
  • артык авырлык;
  • йоткылык мускулларының хәлсезлеге;
  • тынычландыручы препаратлар кабул итү;
  •  эндокрин система авырулары.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар