Логотип
Сәламәтлек

ГРИППТАН САКЛЫЙ ДИЛӘР...

Классташларым үзебезнең төркемгә язгы-көзге чорда салкын тиюдән һәм грипптан саклануның бик үзенчәлекле ысулларын язып чыкканнар. Сез дә күз салыгыз әле, бәлки, кирәге чыгар?

Классташларым үзебезнең төркемгә язгы-көзге чорда салкын тиюдән һәм грипптан саклануның бик үзенчәлекле ысулларын язып чыкканнар. Сез дә күз салыгыз әле, бәлки, кирәге чыгар?

 

Канәфер. Транспортта, җәмәгать урыннарында бер таякчык канәферне суырып йөрегез. ОРВИдан саклап кына калмый, авыз куышлыгын да дәвалый икән ул. Теш пасталары составында ул стоматитны, авыздагы ялкынсынуларны, казнадан кан китүне дә бетерә.

 

Горчица бөртекләре.Төчкерә, йөткерә башласагыз, тамагыгыз авыртса, тел астына берничә бөртек горчица салырга кирәк икән. Акрын гына суырыгыз. Йомшарып беткәч, чәйнәгез. Шундук тәнгә җылы агым килүен тоярсыз, эчкә җылы төшәр. Көненә 3-4 мәртәбә кабатларга кирәк икән шуны.

 

Лимон кисәгенә бераз тоз сибеп ашасаң, ул температураны төшерә.

 

Туңып, калтырый башласагыз, 2-3 бөртек кара борычны акрын гына чәйнәргә кирәк. Җылынып китәрсез.

 

ОРВИ һәм грипптан тиз дәвалану өчен! Өлкәннәргә һәм 15 яшьтән зуррак балаларга!

Чынаякка 1 аш кашыгы төелгән кара борыч + төелгән имбирь + горчица порошогы + лимон согы + сыйфатлы бал салып, яхшылап тугларга. Ашаганда, шул массаны борчак зурлыгында кулланырга. Кайнар сөт яки сөтле чәй белән эчеп җибәрсәгез яхшы. Бик яндырса, кашыкны ялап куйсагыз да була. Ләкин моны эчкәч урамга чыгып йөрмәгез. Катнашма бик нык кыздыра һәм тирләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар