Логотип
Сәламәтлек

Баш мие өчен кроссвордтан да файдалы биш әйбер

Кроссвордлар, логик мәсьәләләр, төрле ребуслар баш миен эшләткәнен күпләр яхшы беләдер. Ә менә уңыш серен өйрәнүче психолог Дженнифер Джонс 5 бик мөһим пункттан торган to-do list булдырган. 

 

Кроссвордлар, логик мәсьәләләр, төрле ребуслар баш миен эшләткәнен күпләр яхшы беләдер. Ә менә уңыш серен өйрәнүче психолог Дженнифер Джонс 5 бик мөһим пункттан торган to-do list булдырган. 

1. Таң атканда торырга, кояш баеганда ятып йокларга кирәк. 

Шушы ритм белән килешенеп яшәсәң, баш мие продуктиврак эшли икән. Әгәр йокы циклы бозылса, организмда кортизол – стресс гормоны күбәя һәм когнитив мөмкинлекләр чатаклый башлый. 

2. Балык мае барысына баш! 

Ул стрессларны җиңәргә һәм дендритлар – тармакланган нейрон үсентеләре саны артуга китерә. Алар күбрәк булган саен, ми нәтиҗәлерәк эшли башлый. 

3. Үзең өчен гадәти булмаган әйбергә туктал. 

Моңарчы күрелмәгәнчә активлык белән шөгыльләнә башласагыз, дендритлар кечкенә «куаклардан» тармаклы «агачларга» әверелә. Бөтенесен каршы бару принцибыннан чыгып эшләгез: публика каршында чыгыш ясарга курыксагыз – үзегез үҗәтләнеп алыныгыз шуңа! Гел бер үк тапталган сукмаклардан бармагыз, ми деградацияләнә башлый. 

4. Нәрсә ялкыта, шуны эшләгез. 

Математик мәсьәләләр арыта, талчыктыра башласа, аларны ешрак чишегез! 

Эш барышында минең «сүнәргә» теләве – аның үсешен дөрес күрсәтүче билге ул. Димәк, эшне дәвам итәргә кирәк! 

5. Медитация. 

Ул мидә соры матдә эшләнеп чыгуга булыша. Медитация булмау зарарлы ризык ашауга тиң ул. Йоклар алдыннан көн дәвамында булган хәлләрне баштан кичерегез, аларга карата мөнәсәбәтегез турында уйланыгыз. Йоклаганда баш мие дөрес чишелеш табачак һәм ул сезгә иң кулай юлны күрсәтәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар