Логотип
Сәламәтлек

Баш авыртудан остеопат коткара

Бер тапкыр гына булса да башы авыртмаган кеше юктыр ул. Статистика күрсәткәнчә, таралуы ягыннан баш авырту, салкын тиюдән генә калышып, дөньяда икенче урында тора.
 
Баш авыртуның сәбәпләре дә, төрләре дә шактый. Европа федерациясе халыкара классификация булдырган, анда 13 төп группа һәм 162 төрдәге баш авыртуы кергән. Әле бу исемлекне тулы дип әйтеп булмый, чөнки галимнәр баш авыртуның яңадан-яңа төрләрен ачыклап һәм тасвирлап торалар.
Шулай киң таралган булса да, баш авырту «мөстәкыйль» чир булып саналмый, башка авырулар вакытында барлыкка килә торган симптом «гына» булып йөри. Иң киң таралган баш авырулары – нерв, акыл һәм мускул көчәнеше, спастик баш авыру (мускулларның көзән җыерып кыскаруы аркасында барлыкка килгән спазмнар) һәм мигрень белән бәйлеләре. Кайвакыт ул авыртуга түзеп булмый төсле – башны читкә алып куеп торасы килә хәтта. Менә шундый чакта остеопат ярдәмгә килә дә инде.
 
Остеопатия кеше организмын өч берлектән торган система итеп карый: мускул-скелет, баш һәм арка миен әйләндереп алган мембрана эчендәге краниосакраль система һәм вегетатив система. Әлеге системаларның берсенең генә булса да эшчәнлеге бозылса, чылбыр буенча башкалары да зарарлана. Нәтиҗәдә, остеопатик тайпылыш (соматик дисфункция) барлыкка килә.
 
Остеопатия күзлегеннән караганда, баш авыртуны дәвалау – күпкырлы эш. Гадәти генә баш авырту кебек юкса, ә аны дәвалау өчен организмның сөяк, нерв, кан һәм башка системаларын да тәртипкә китерергә кирәк. Шуңа күрә остеопатия билгеле бер ноктадагы (бу очракта – баштагы) чирне генә дәвалап калмый, аның чыганагын да ачыкларга ярдәм итә, аннары шул чыганакны дәвалый.
Остеопат – сизгер куллары ярдәмендә чирне тоеп алучы табиб. Ул фасция (органнарны, кан тамырларын, нервларны тоташтырып торучы тышчада), мускул, кан тамырлары, сөякләрдәге кечкенә генә үзгәрешләрне дә куллары ярдәмендә тоя һәм шул ук куллары ярдәмендә дәвалый да. Остеопат куйган диагноз ниндидер кыйммәтле аппаратлар куйган диагнозга караганда төгәлрәк тә булырга мөмкин. Табибның сизгер куллары диагностик приборлар «күрмәгән» бик кечкенә тайпылышларны да тоярга, «тотып алырга» сәләтле.
 
БАШ АВЫРТУНЫ ДӘВАЛАУДА ОСТЕОПАТИЯНЕҢ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ:
1. Дәвалау зыянсыз һәм авырттырмый. Табиб сугу яки төртү кебек хәрәкәтләр ясамый.
2. Остеопатия ярдәмендә баш авыртуны дәвалауда яшь чикләүләре юк: олы яшьтәгеләрне дә, хәтта балаларны да дәваларга мөмкин.
3. Остеопат баш авыртуыннан гына коткарып калмый, авыртуның башлангыч сәбәбен ачыкларга һәм аны тулысынча дәваларга да ярдәм итә.Уумырткалыктагы һәм краниосакраль системадагы биомеханик тайпылышлар еш кына авыртуга сәбәп булып чыга.
4. Остеопатия комплекслы дәвалау методикасы булып санала, шуңа күрә остеопат баш авыртуны гына бетерәм дип тотынса да, дәваланудан соң организмдагы бөтен системаларның эшчәнлеге яхшыра.
5. Остеопатия сеансы һәр кешегә индивидуаль билгеләнә, шуңа күрә нәтиҗәле дә.
6. Остеопатия иммунитетны активлаштыра, кан әйләнешен җайга сала, күзәнәкләрнең кислород белән туенуын тәэмин итә, шул сәбәпле бөтен организмның сәламәтләнүе күзәтелә.
7. Остеопат коррекциясе кешенең стресска каршы торучанлыгын ныгыта, бу исә нервлар какшау, депрессия, борчылу һ. б. сәбәп аркасында баш авырту барлыкка килмәсен өчен бик мөһим.
8. Остеопатия баш авыртканда хәлне җиңеләйтергә генә ярдәм итеп калмый, авыртуның кабатлануыннан да саклый.
9. Остеопатия – баш авыртудан дәвалау чарасы гына түгел, бик яхшы профилактик чара да әле.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар