Логотип
Сәламәтлек

Бал корты агуының шифасы

 

Балның файдасын барыбыз да белә. Балның сихәте турында хәтта Коръәндә дә язылган. Изге китабыбызның 16нчы сүрәсе «Бал корты» дип аталып, 68–69 нчы аятьләрнең тулысынча бал корты һәм балның шифасына багышлануы – үзе бер дәлил.

Әле бит бу җан ияләре гәрәбәдәй баллары белән генә түгел, үзләренең гомерләре бәрабәренә кешеләрне дәвалый алу үзлекләре белән дә билгеле. Бал кортыннан чактырып, шактый чирләрдән арынып була.

Мондый дәва ысулы апитерапия дип атала. Дәвалана башлаганчы аллергия булу-булмавын тикшертү мәҗбүри. Мондый дәва курсы 10 көннән алып 20 көнгә кадәр. Бөҗәкне тәннең теләсә кайсы җиренә түгел, ә биологик актив нокталарга гына куеп чактыралар.

Бал кортының агуы нинди чирләрдән дәвалый дисәк, беренчедән, бу – кардиологик, неврологик чирләр. Ревматизм, тире авырулары да корт агуы белән яхшы дәвалана. Шулай ук эндокрин системасының дөрес эшләмәве вакытында да бал кортының агуы булыша. Ул эчке секреция бизләренә тәэсир итеп, гипофиз, бөер өсте бизләрен, калкансыман бизне, ашказаны асты бизен, җенес гормоннары җитештерүче бизләрне яхшырак эшләргә мәҗбүр итә. Апитерапиянең күз, тамак, борын, колак авыртканда да нәтиҗәсе бар икән.

Корт агуы барлык физиологик процессларның иң шәп катализаторы булып тора. Ул беренче чиратта кешенең нерв системасына тәэсир итеп, организмны уятып җибәрә. Бал корты агуы нәтиҗәсендә кан тамырлары киңәеп китә, йөрәк мускуллары яхшырак эшли, кан басымы нормальләшә. Ул хәтта холестеринны да киметә ала.

Аяктагы кан тамырлары киңәюдән дә апитерапиянең шифасы бар, чөнки корт агуы канның составын яхшырта, тромбларны эретә, канны сыеклый. Кан тамырлары киңәеп, аякны кая куярга белмәгәндә, күпләр нәкъ менә корттан чактырып кына авыртудан котылдык, диләр.

Замана авыруы остеохондроз һәм артроздан да бал корты ярдәмендә котылырга мөмкин икән.

Апитерапия Паркинсон авыруын дәвалаганда да яхшы нәтиҗәләр бирә, ди табиблар. Бу корт агуында дофамин матдәсе булу һәм агуның үзенең дә организмда дофамин эшләнешен яхшыртуы белән аңлатыла.

Бал кортының угы – бер кулланылышлы шприцны хәтерләтә. Корт чаккан вакытта организмга бик аз микъдарда агу кертелә. Аның составында 50 дән артык микроэлементлар бар.

Тиздән җәйләргә чыгабыз. Бал кортларының безелдәшеп очуына да күп калмады. Әлеге табигый докторларга хөрмәт белән карасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар