Логотип
Сәламәтлек

Ач торып яшәрәбез

Ач тору – артык авырлык белән көрәштә иң шәп ысул, ди диетологлар. Ул бик авыр, күпләр андый диетаны тота алмый. Әмма нәтиҗәсе бик яхшы. Стресстан соң организм ныклап эшли башлый – тән күзәнәкләре яңара, органнар эшчәнлеге яхшыра, төрле ялкынсынулар кими


Ач тору – артык авырлык белән көрәштә иң шәп ысул, ди диетологлар. Ул бик авыр, күпләр андый диетаны тота алмый. Әмма нәтиҗәсе бик яхшы. Стресстан соң организм ныклап эшли башлый – тән күзәнәкләре яңара, органнар эшчәнлеге яхшыра, төрле ялкынсынулар кими. Мондый нәтиҗәне  ашаудан калмыйча да аласы килә. «FМD дигән туклану системасы бар. Fast Mimicking Diet – ачлыкны имитацияләүче диета. Ул чагыштырмача яңа алым әле. Ашыйсың, ләкин гадәтләнгәннән азрак. Ә организмда инде күзәнәкләр чистару процессы бара», – ди врач-диетолог, терапевт  Элина БОРҺАНОВА.


FМD диетасының асылы нәрсәдә?
– Бу диета ач торуны имитацияли. Биш көн буе гадәти тәүлеклек калория 34–54 процентка кими. Бөтенләй ашамыйсың түгел, әмма организм ач тора. Безнең күзәнәкләрдә зарарланган макромолекулалар, ДНКдагы мутацияләр җыела. Нормада күзәнәкләр аларны юкка чыгара, әмма төрле авырулар һәм картаю аркасында бу «чистарыну» авырлаша. Күзәнәктә «чүп-чар» барлыкка килә, һәм ул үлә. Ач тору – чистарыну процессын, ягъни аутофагия феноменын эшләтеп җибәрә. Ач тору күпләр өчен авыр бирелә, күбесендә ярамау очраклары бар. Шуңа күрә дә FMD-диета уйлап табылган. Биш көнгә рационнан терлек аксымын (ит, терлек мае, йомырка, сөт продуктлары, балык, ипине) аласың. Ашалган ризыклар калориясе тәүлегенә 800–700 ккалга төшә. Гадәти туклану вакытында тәүлеклек калория 3000 ккалга якын. Бу диетаны тотканда һәрвакыт ашыйсы килеп тору – нормаль күренеш. Аннан башка ач тору һәм чистарыну процессы башланмый. Хәл киткәндә кара чәй эчеп куярга мөмкин.


Бу диета кемнәр өчен файдалы?
– Артык авырлыгы булганнарга, диабет куркынычы янаганнарга, Альцгеймер, атеросклероз белән авыручыларга бу диетаны ай саен, ә сәламәт кешеләргә өч айга бер тапкыр тоту киңәш ителә. Балаларга, авырлы йә бала имезүче хатыннарга, хәлсез кешеләргә ач торырга ярамый. Хроник авыруы булган пациентлар табиб белән киңәшергә тиеш.


Диета тотканда нинди продуктлар ашарга ярый?
– Биш көн дәвамында туклану рационы яшел-чә, яшел үләннәр, җиләк-җимеш, аз күләмдә төрле ярма, кузаклылар һәм чикләвекләрдән тора. Гомумән, ашарга яраклы азык-төлектән тәмле диетик ризыклар әзерләп була. Мәсәлән, яшелчә-ләрдән рагу, ашлар, ярмалардан төрле боткалар пешерергә мөмкин. Дөрес, алар майсыз һәм суда йә үсемлек сөтендә әзерләнергә, алты аш кашыгыннан артмаска тиеш. Баллы ризыклардан көненә ике-өч кипкән җимеш кенә ашарга ярый. 


Организмга тагын нинди файдасы бар?
– Иң беренче чиратта ул ябыгырга ярдәм итә. Бу диетаны тотканда 2,7 кг авырлык югала. Бигрәк тә эч куышлыгы тирәсендәге май катламы азая, бил нечкәрә. Шунысын да әйтергә кирәк, мускул массасы үзгәрми. Ач торуны имитацияләү канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен киметә. Димәк, йөрәк, кан тамыры авыруларыннан, II тип диабеттан – профилактика. FMD-диета шулай ук хроник ялкынсынуларны киметә. Бу исә иммунитетка яхшы тәэсир итә. Ә иң мөһиме: картаю процессын да тоткарлый. Әлеге диетаны тотканнан соң тышкы кыяфәт бермә-бер яхшыра. Ул шулай ук яман шеш авыруларына каршы (бигрәк тә күкрәктәге) әйбәт профилактика да булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар