Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Зулейха...» фильмын кайчан күрсәтәчәкләре билгеле булды

Матур яңалык! Киләсе атнада үзизоляциядә утырган көннәребезнең кичләре кыскарачак: «Россия1» телеканалы 13 апрельдән  якташыбыз Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән күпсерияле «Зулейха открывает глаза» фильмын күрсәтә башлаячак.

Матур яңалык! Киләсе атнада үзизоляциядә утырган көннәребезнең кичләре кыскарачак: «Россия1» телеканалы 13 апрельдән  якташыбыз Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән күпсерияле «Зулейха открывает глаза» фильмын күрсәтә башлаячак. «Елның иң көтелгән премьерасы» дип атыйлар аны. Сигез кич буе татар хатыны Зөләйханың авыр, катлаулы язмышын күзәтәчәкбез.

Сериал 21 сәгатьтә башлана. 

Фильмның режиссеры – Егор Анашкин (без аны «Каменская 6», «Кровавая барыня», «Московская борзая» фильмнары буенча беләбез.)
Төп рольне шулай ук якташыбыз Чулпан Хаматова уйнаячак. (Гүзәл башта ук: «Бу рольдә бары тик Чулпанны гына күрәм», – дигән иде.)
Гүзәл Яхина фильмны инде үзе карап чыккан һәм ул аңа ошаган. «Зулейха открывает глаза» экранга чыгу уңаеннан «Россия 1» телеканалы оештырган онлайн-пресс-конференция вакытында ул: «Минем өчен иң мөһиме – фильмда зур тарих сулышы сизелү. Бер-берсен яраткан ике кешенең язмышын «ГУЛАГ» язуы астында күрсәткән мелодрама гына булырга тиеш түгел иде ул. Сөргенгә сөрү тарихы бу. Һәм бер хатын-кызның гына түгел, сөргенгә сөрелгәннәрнең барысыныкы да», – диде.  


Язучы хәзерге вакытта яңа тарихи роман язам. «Ул совет чорының беренче еллары турында булачак. Эчтәлеген әлегә сөйли алмыйм, башта язып бетерим инде», – ди.  

«Минем карантиндагы көннәрем башка вакыттагыдан әлләни аерылмый, – дип яза Гүзәл Яхина үзенең инстаграмдагы битендә. – Үзизоляция – һәр яза торган кеше тормышының аерылгысыз бер өлеше инде ул. Шуңа да бу көннәрдә, әйткәнемчә, гадәти графигым белән яшим. Бик иртә торам (кояш белән бергә, хәтта кайчак аннан алдарак та), шунда ук язарга утырам. Төштән соң исә өйдәге башка эшләр белән шөгыльләнәм. 

Үзизоляция башлангач, башта язар өчен нинди әйбәт вакыт җитте дип уйладым, тәүлегенә 24 сәгать буе да өстәл яныннан тормасаң була кебек тоелган иде. Әмма барысы да алай җиңел генә түгел шул. Язуны әйтәм. Башка вакыттагыдан күбрәк берничек язып булмый. Тестның үз көе, үз агымы: ул салмак кына тизлектә, ашыкмыйча баруын дәвам итә. Тирә-юнеңдә тудырылган идеаль шартларны бар дип тә белми. 

Ялгызлык минем өчен көч һәм фикер чыганагы. Ә бәхет – үзем өчен кызык булган кешеләр белән аралашу. Тормышта боларның икесе дә – ялгызлыгың да, аралашуың да җитәрлек күләмдә була икән, бу инде – гармония дигән сүз».

Исегезгә төшерәбез: якташыбыз язучы Гүзәл Яхина турында татар дөньясына иң элек «Сөембикә» журналы сөйләгән иде. Аның белән очрашып, журнал өчен әңгәмә әзерләдек, романыннан өзек (Роза Камалетдинова тәрҗемәсе) тәкъдим иттек. Шул көннән бирле без аның иҗатын күзәтеп барабыз, һәр уңышына сөенәбез! Фильмның премьерасы белән дә аны чын күңелдән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар