Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Заһитова булмастайны булдырды! Чыгыш ясамыйча да, Россиянең 5-топ спортчысы исемлегенә керде

Алина Заһитованың ярыш өчен бозга чыкмаганына инде елдан артты. Әмма барыбер ул Россиянең төп фигуристкасы булып кала килә – аның инстаграмы тиздән Медведеваныкын куып җитәчәк һәм иң популяры булачак.

Алина Заһитованың ярыш өчен бозга чыкмаганына инде елдан артты. Әмма барыбер ул Россиянең төп фигуристкасы булып кала килә – аның инстаграмы тиздән Медведеваныкын куып җитәчәк һәм иң популяры булачак. Алинаны «Ледниковый период»ны алып барганы өчен тәнкыйтьләсәләр дә, өреп торуларына да карамастан, караван бара тора, һәм күпләп тавыш бирүләр аны елның иң яхшы алып баручысы итеп танытты. Кемнәрдер тавыш бирүләр махсус оештырылган дияр, бәлки. Димәк, җанатарлары Алинаны фанатларча ярата! Кайберәүләр, аның спорт карьерасы тәмамланды инде димәкче була, ә Алинаны халык барыбер ярата! Ярышлар башланырга берничә көн кала, сезоннан баш тартса да, кире кайту турындагы сорауларны оста гына җавапсыз калдырса да, яраталар!

 Безнең илдә бик тә мөһим булган популярлык рейтингы нәтиҗәләре кичә билгеле булды. Бу интернет-тавыш бирү һәм лайклар санау гына түгел, рәсми структура сорашуы иде. ВЦИОМ (Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге) халыкка «Кемне ел спортчысы дип саныйсыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Респондентлар, гадәттә, исемнәре еш телгә алынучыларны әйтәләр. Халык Хәбиб Нурмагомедовны, Артем Дзюбоны һәм... Алина Заһитованы атады. (Ул Александр Овечкин һәм Даниил Медведев белән өченче урынны бүлеште.)

Ничек шулай булды?
Заһитова исәбендә: титуллар – ноль, чыгышлар –  ноль, баллар – ноль... Мондый күрсәткечләр белән өчлеккә /бишлеккә эләгү – чын-чынлап могҗиза. Россия тамашачысы алдында ул нибары өч тапкыр чыгыш ясады – Владимир өлкәсе урманнарындагы катырылган бозда, «Влюбленные в фигурное катание» шоуында һәм «Гран-при России» ярышларының үрнәк чыгышларында. Заһитова 2% тавыш җыйды – бу статистик төгәлсезлекләр, әлбәттә, ләкин аның узган елгы лидерлыгын исәпкә алсак, саннар ялган түгел. Мәсәлән, Константин Хабенский елның төп актеры дип табылды, ул 5% тавыш җыйды.

Заһитованы бик күп пиарщиклар чолгап алуын да әйтми булмый. «Ледниковый период»та аның янына теләсә кем килә ала иде. Хуҗабикәләр аудиториясе өчен аның гадилеге, якынлыгы шулай ук сер түгел. Ләкин Заһитова публика каршында бик чыгыш та ясамый бит. Хәтта Беренче каналдагылар Тутберидзе командасының бу йолдызыннан интервью алу җиңел түгел дип тә әйттеләр. Артыгын сөйләргә ярамаганнан түгел, ул аның бенефициары. Нәкъ менә шул аз сүзлелек рок-йолдыз статусы бирә. Хайп чорындагы сирәк информацион чисталык.

Заһитова һәм бушлык
Кайчан да булса «Алина-кояшкай» феноменын пиар һәм маркетинг дәресләрендә өйрәнерләр. «Заһитова парадоксы» дип тә атарлар. Россиядәге фигуралы шууда никадәр аз сөйләсәң, син шулкадәр «йолдызрак». Чыгыш ясамасаң – тагын да шәбрәк. Ә һәр «Ледниковый период» узганнан соң Инстаграмга язучылар ике меңгә арта тора.
Чынлыкта, Россия чемпионатында кем җиңәсенә күпләр төкереп кенә карый. Һушыгызга килегез – «Ледниковый период» финалы «Трусова ничә квад сикерер?» яки «Козловский чиратта нинди урын алыр?» ише интригадан мөһимрәк. Заһитованы буш һәм кызыксыз дип исәпләүчеләр тәүбә итәргә һәм  инфосәбәпләр  өчен рәхмәтле булырга яки бушлык көчен танырга тиешләрдер.

Ә Россия фигуралы шуу спорты Алина Заһитова карьерасының тәмамлануы турында игълан итмәгәе дип торырга тиеш. Бу бигүк дөрес тә түгел, ләкин һаман кабат әйләнеп кайтыр дип көтү бик кирәкле интриганы саклый.

www.sport-express.ru/

Фото: @azagitova
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар