Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчылар һөнәр алыштыра? Кем булмакчылар?

Бер гастрольдән кайтып кереп, шунда ук икенчесенә чыгып киткән, ул арада банкет-юбилейларда катнашырга, туйлар, туган көннәр алып барырга өлгергән, хөкүмәт үткәргән төрле мәдәни чараларның түрендә булган җырчыларыбыз бу көннәрдә азрак бушап калды. Мәгълүм сәбәпләр аркасында халык күпләп җыелырга мөмкин булган барлык чаралар кичектерелә. Шул исәптән, җырчыларның гастроль турлары, концертлары да. 

Бер гастрольдән кайтып кереп, шунда ук икенчесенә чыгып киткән, ул арада банкет-юбилейларда катнашырга, туйлар, туган көннәр алып барырга өлгергән, хөкүмәт үткәргән төрле мәдәни чараларның түрендә булган җырчыларыбыз бу көннәрдә азрак бушап калды. Мәгълүм сәбәпләр аркасында халык күпләп җыелырга мөмкин булган барлык чаралар кичектерелә. Шул исәптән, җырчыларның гастроль турлары, концертлары да. 
Әмма аларның берсе дә вакытны бушка үткәрми: яңа хыяллар белән яналар.
Берничәсенең социаль челтәрдәге битләренә күз салыйк әле.
Менә ниләр язалар: 


Марсель ВӘГЫЙЗОВ (Татарстанның  атказанган артисты)
 

 Фото:@marselvagizov

– Сториска әлеге фотоны куеп, пицца ашарга килегез дип чакыргач, килергә теләүчеләр шактый булды.
Дөньядагы соңгы хәлләрдән соң концерт, мероприятияләр отменятся иткәч, әллә мәйтәм доставка оештырып җибәрегә мәллә дип уйлап куйдым әле. 
Өйдәгеләр беренче пиццаны яхшы бәяләделәр.

НУРЗАДӘ (Татарстанның атказанган артисты): 
– Барысы да тәртиптә булып! Бер дә борчылмагыз! Менә күп кеше вакыт юк, вакыт җитми дип жаловаться итә иде. Пожжжалуйста!
Менә хәзер балаларыгыз өчен дә вакытыгыз булыр, дуслар, күршеләр өчен дә. Китаплар укыгыз, бер дигән яхшы китаплар бар. Үзегезнең аң-белемегезне арттырыгыз, дускайларым. 
Матур фильмнар карагыз. 
Кул эшләре белән шөгыльләнегез.
Бер дә булмаса, өйләрне тәртипкә китерик, тәрәзәләр юып, пәрдәләрне алыштырыйк. Гөлләр күчереп утыртырга да менә дигән вакыт җитте.
Шифоньерлардагы кирәкмәгән әйберләрдән арыныйк. Генеральная уборка ясыйк өйгә дә, башыбызга да. 
Кул эшләре дигәннән. 
Бер хыялым бар иде. Соңгы бер 15 елда гел тегү эшләре белән шөгыльләнергә уйлап тора идем, вакыт җитмәде. Күлмәклекләр дә алган идем. Инде вакыт җитте бугай миңа. 
15 апрельдән соң «Платья от Нурзады» дигән бренд ачылса, гаҗәпләнмәссез, яме.
Син тегә беләсеңмени, дигән сораулар язмасагыз да була. 
Минем иң беренче теккән әйберем мәктәп елларында ук булды – чалбар. Подкладкалар белән тегелгән пиджаклар, күлмәкләр... Беренче концерт  күлмәкләрем. Кайдан өйрәндең дисәгез, минем әни бик оста тегүче иде. Клубтан бушаган вакытларда ул бөтен авыл кешеләренә дә берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегә иде. Кечкенә чагымда минем кибет күлмәге кигәнем булмады. Мин аның кадәр оста түгел кәнишне. Әни выкройкасыз-нисез, карап кына тегеп бирә иде. 
Мин дә тырышып карыйм әле. 1-2 күлмәк булса да, тегәргә исәп. Җәй җитә бит, җәй! 

Илүсә ХУҖИНА(халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты)
– Вокал белән ONLINE шөгыльләнергә булдым әле. Директка: «Сез вокал укытмыйсызмы?» – дигән сораулар бик еш ала идем. Әмма графигым бик тыгыз булу сәбәпле, моңарчы үз белемнәрем белән уртаклаша алмадым. Мин үзем дә белемемне шулай арттырам: профессорым белән шөгыльләнәм, итальян укытучылары белән, мастер-класслар да алам. Сәхнәдән төшмәгән, концертлар куйган артистның осталык серләре белән бүлешүе һәрвакыт кызык бит.
Миңа да вакыт җитте бугай. 
Кемгә бу тәкъдим кызык – языгыз, бәлки дусларыгыз, якыннарыгыз миндә шөгыльләнергә теләр? Бәлки кемдер күптән миннән мастер-класс алырга иде дип хыялланып йөргәндер? Хатларыгызны көтәм. 

Фото:@marselvagizov, @iliusa__khuzina, @nurzada28
 

Теги: Марсель ВӘГЫЙЗОВ НУРЗАДӘ Илүсә ХУҖИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар