Җырчы Нюша туйда иренә багышлап Хәния Фәрхинең кайсы җырын җырлаган? (видео)

"Четыре татарина" КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде.
- Бик матур җыр иде ул, "Җанымның яртысы" дип атала, - диде Игорь Сивов. (Игорь Сивов җырны "Җанымның яртысы" сүзләре белән хәтерли. Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җырында шушы сүзләр яңгырый - автор).
- Ул сезнең өчен чынлап та сюрприз булдымы, әллә беренче гаилә бәйрәмегездә татарча җырлавын шарт итеп куйдыгызмы?
- Әлбәттә, сюрприз. Бу- Нюшанвң үз теләге.
- Нигә нәкъ менә татарча җырларга булган икән? Мәхәббәтен рус телендә аңлатса да, каршы килмәс идегез бит?
- Мин бит Татарстан егете, татар мохитендә, татар мәдәниятендә тәрбияләнеп үскән кеше. Шуңа күрә хатыным истәлекле сюрприз ясарга теләгән.
- Җыр сүзләрен озак өйрәндеме?
- Анысын белмим, ләкин бик тиз ятлагандыр дип уйлыйм. Ул бит бик талантлы кыз.
- Үзегез Хәния Фәрхи иҗатын яратасызмы?
- Җырлары белән таныш идем, ошый иде. Ә үз туемдагы бу сюрприздан соң мин бу җырчының иҗатына бар күңелем белән гашыйк.
- Нюшаның татар туганнары юкмы соң?
- Аның нәселендә татарлар бар.
- Туй сюрпризын безнең белән дә бүлешә алмыйсызмы?
- Юк, бу җыр безнең гаилә архивы өчен генә... Аннан соң без аны интернетка куя да алмыйбыз бит, хокуклар дигән нәрсә бар. Бәлки, киләчәктә, Нюша аны яздырып, дөньяга танытыр.
Бирсен Ходай! Хәния Фәрхинең үлемсез җырлары рус эстрадасына да үтеп керсә, ничек шәп булыр иде бит! Татар теле өчен көрәшкән көннәрдә, рус җырчылары репертуарларына татар җырларын кертсәләр дә, бу - безнең өчен зур мәртәбә! Бәлки, Татарстан килене Нюша бу өлкәдә беренче революционер булыр!
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
- Хәния Фәрхи соңгы интервьюсы
- Хәния Фәрхинең кызы Алия "Истә калсын!" концертында: “Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!”
- Хәния Фәрхинең кызы Алсу: "Әни кире кайткан дип төш күрдем"
- Хәния ФӘРХИ: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»
- Хәния Фәрхинең кызы Алия: Үземнең дә балачак хатирәләрем Мәскәү белән бәйле
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.