Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова турында берничә  кызыклы факт

Ландыш Нигъмәтҗанованың иң яраткан урыны – авыл. Ә иң яраткан аяк киеме – галош. Ул аны хәтта шәһәргә киткәндә дә салмый.

Социаль челтәрләр аша Ландышны карап баручылар аның нинди уңган хуҗабикә икәнлеген белә. Бәлеш тә пешерә ул, сумса да... Иң яратып әзерләгәне  – солянка. Җырчы боларның барысын да әнисеннән өйрәнгән. Бу дөньяда иң идеаль хатын-кыз үрнәге дип үзенең әнисен саный. 

Авылны бик ярата. Анда кайтса, чын авыл кызына әйләнә дә куя. Авыл тормышына шулкадәр бирелә, хәтта берсендә Казанга киткәндә аягындагы галошын салырга да оныта. Гомумән, галошны бик уңайлы аяк киеме дип саный. 

Күпләр Ландышның испан телендә иркен аралаша алуын белмидер дә әле. Алай гына да түгел, ул әти-әнисе белән ярты еллап Испаниядә яши һәм испан мәктәбендә укый. Шул вакыт эчендә ул телне шактый яхшы үзләштереп өлгерә. 

Татар тамашачысына Ландыш Нигъмәтҗанова исемен 2004 елда «Йолдызлар фабрикасы» проекты таныта. Айдар Галимов белән дуэт башкара алар. Бу вакытта булачак җырчының Казан университетында – халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетының беренче курсында укып йөргән чагы була. 

Белеме буенча политолог булса да, аның гомере буе хыялланганы – башка. Ул табиб булырга хыяллана. Табибның да ниндие диген – хирург!

Ландышның беренче музыкаль альбомы 2006 елда дөнья күрә һәм ул «Көн яктысы кебек» дип атала. Ә менә беренче клибы «Горурлык дигән шайтан» җырына төшерелә. Клип төшерү өчен Кырымны сайлыйлар. Төшерү эшләре дүрт көнгә сузыла. Аның каравы, клип шәп килеп чыга. 

Ландыш белән Фәрит Таишевларның дүрт бала үстерүләрен барыбыз да белә. Талантлы, музыкаль балалар. Ә менә Ләйләнең «Девочка АУ» фильмында төшүен, Айгөл исемле аутист кызны уйнавын, бәлки, белмәгәнсездер дә. Фильм рус телендә. 

Махсус актерлык белеме булмаса да, Ландыш Нигъмәтҗанова үзе дә берничә фильмда уйный. Ул башкарган рольләрне «Күкләр никахы», «Мәхәббәт сынавы», «Әтәчсез иртә ни китерә» дигән фильмнарда күрергә була. 

Җырчыга 2018 елда – Татарстанның атказанган артисты, ә быелның гыйнварында Башкортстаның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. 

фото: җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар