Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Иркәне бүгенге көндә ниләр кызыксындыра?

Ә Иркәне шактый нәрсә кызыксындыра икән! Ул санаган темаларга караганда аның күңел дөньясы бик бай күренә. Тик Иркә бөтен вакытта да Иркә булып кала инде! Серләрне беркайчан да ахыргача ачмый. 

 

 

Ә Иркәне шактый нәрсә кызыксындыра икән! Ул санаган темаларга караганда, аның күңел дөньясы бик бай күренә. Тик Иркә бөтен вакытта да Иркә булып кала инде! Серләрне беркайчан да ахыргача ачмый. 

Үзенең инстаграмдагы битенә ул бүген болай дип язды: 

 

«Мин еш кына психология китапларын укыйм. Кайсыларын укыйсың дигән сорауга беркайчан да җавап бирмим. Нинди китап укуымны белеп, ни үзләштергәнеңне, төрле ситуацияләргә синең адымыңны беркем дә белергә тиеш түгел дип саныйм.  

Тагын бер кызыксынган өлкәм – космос, Галәм, йолдызлар, планеталар... Алар турында берәр фильм калдымы икән мин карамаган? Галәм турында укыган саен, күбрәк белгән саен, син бер кечкенә генә тузан бөртеге икәнлегеңне аңлыйсың. 

Әле тагын океан, диңгез аслары дөньясы кызыксындыра башлады…» 

 

Иркә белән очрашырга туры килсә, бу темаларның кайсы турында сөйләшер идегез аның белән? Нинди сораулар бирер идегез?  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар