Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Иркә ире белән күреште

«Мин әкрен генә күнектем...» – дип яза Иркә үзенең соцчелтәр битендә...

«Мин әкрен генә күнектем... – дип яза Иркә үзенең соцчелтәр битендә. – Адәм баласы барысына да күнегә икән шул... 3 ай эчендә нинди генә уйлар килмәде башка, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем... Бу соңгы айларда күүүүүүп уйландым, беренче бертуктамый еладым, ничә еллар буена елый алмый йөргәнмен икән, әйтерсең лә күп еллар буена җыелган яшьләр бертуктамый тамды да тамды... Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп килеп кенә торды... Яшьләр тукталды... Аннан дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады... Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым... Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым... Бу темага сөйләшәсе килми иде... Һәр кешегә аның турында сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны... Әкрен генә үтте... Күрештек без! 2–3 көн бергә булдык! Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы борчуы да юк диярсең... Тынычландым... Аллага шөкер.. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен...
Көчле рухлы кеше белән Тормыш корганмын икән…Рәхмәт аңа шуның өчен… Яңа елны быел тулы гаилә белән уткәрә алмыйбыз… Балалар Артурның әнисе белән уткәрәселәре килде бик нык. Алар әни янына кайтып киттеләр инде… Менә шундый яңалыклар бездә…Ничек күрештегез кебек сораулар бирмәгез… Рәхмәт».
Берничә ай элек Иркәнең ире Артур мобилизацияләнде. Ул вакытта җырчы: «Кич белән алган, төне буе миңа әйтергә әзерләнгән, иртә белән тыныч кына килеп әйтте. Мин инде бик нык сораган идем Аллаһы Тәгаләдән бу хәл булмасын иде дип. Балалар да бар бит әле. Артур аларга җайлап кына аңлатты. Армиядәге хәрбиләр махсус хәрби операциягә китәләр, алар урынына хезмәт иткән ирләрне җыялар, илне яклар өчен булышырга барам», – дип сөйләгән иде. 

Хушлашу мизгелләре:


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иркэ, кызкаем бик матур жырлыйсын. Иптэшенне хезмэткэ алгач ,чын йорэктэн башкарган бу жырын синен кочле рухлы булуынны аклый. Сез пар канатлар, тынычлан. Синен союен, аны саклый, балаларны бэхетле итэ. Элегэ син ир дэ, хатын да. Ил башлыгыбыз сэламэт булсын, аллабоерса жинеп кайтырлар без нен ир егетлэребез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Артурның тынычлыгына,салкын канлылыгыга таңнар калып карап тордым!!!Сугышта менә шундый чын ир- егетләр җиңәләр дә инде!!!Ә күп месе елыйлар,зарланалар,мыжыйлар:әле тегесе юк,әле монсы юк дип...Бөек ватан сугышына бер дә төялеп бармаганнар,катомкаларында ярты икмәк булды микән,юк микән... Ә ҖИҢҮ барыбер безнең якта булачак!!! Артур улым,җиңү яулап исән-сау кайтырга язсын,Иркәңне иркәләргә,балаларыңны кочагыңа алырга язсын!!! Минем дә улым анда,беренче көндә үк керделәр.Улым белән синең дә әйләнеп кайтуыңны көтәрмен,догалар укырмын!!!Бергәләп көтү аларга көч бирә ул. Хәерле имин юллар сиңа,Артур балам!!!♥♥♥

      Хәзер укыйлар