Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Азат Абитов хастаханәгә эләккән

Азат Абитов операция өстәленә яткан

Азат Абитов операция өстәленә яткан. Футбол уйнарга яраткан Азатның 2010 елда тезендә сеңерле бәйләвечләре өзелә. Әмма операцияне төрле сәбәпләр аркасында быел гына ясата.  Аның  сеңерле бәйләвечләрен алыштыралар,  куелган менискны алалар.

"Наркоздан чыгу бик авыр булды. Табиблар да  авыр операция дип бәяләде. Икенче аякныкы да өзелгән килеш.  Аңа да ясатырга уйлыйм", – ди Азат. "Аяклар төзәлгәч обязательно кабат футбол уйнаячакмын", – дип тә өстәп куйды.

 «Сентябрь ахырында  узачак концертларыбызга аякка басармын», – дип ышандырды җырчы.  
 Батыр ярасыз булмый ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар