Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Яңа Йолдыз» проектына багышланган конференциясе узды

2 декабрьдә татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр уздырылучы «Яңа Йолдыз» татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар телевизион проектына багышланган матбугат конференциясе узды. 

2 декабрьдә татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр уздырылучы «Яңа Йолдыз» татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар телевизион проектына багышланган матбугат конференциясе узды. 

Очрашуда «Барс-Рекордс» ҖЧҖнең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева; Татарстан Республикасының халык артисты, «Яңа йолдыз» проектының жюри әгъзасы, бер катнашучы әнисе Зәйнәб Фәрхетдинова; Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, проекта катнашучыларның остазы Айдар Галимов сорауларга җавап бирделәр.

2020 нче елның маенда «Барс Медиа Груп» компанияләр төркеме татар эстрадасы тарихында беренче Телевизион вокаль шоу башлап җибәрде. Проект 3 этаптан торды. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар Россиянең төрле төбәгеннзн кабул ителде, конкурста 18 яшьтән – 35кәчә булган теләгән һәр кеше катнаша ала иде. 

Оештыру комитетына барысы 300 гариза килде: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Пермь, Ульян, Түбән Новгород өлкәсе. Казахстан һәм Үзбәкстаннан да эшләр бар иде. Җибәрелгән видео һәм үзе турында кечкенә генә эссе нигезендә 50 талантлы һәм перспективалы башкаручы сайлап алынды. Конкурсның финалына жюри 12 катнашучыны чыгарды. 

13 декабрь көнне Филармониядә финалга үткән барлык башкаручылар да татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарачак. Аларның чыгышлары һәм жюри бәяләве нәтиҗәсендә конкурсантларның гомуми рейтингы төзеләчәк. Иң югары баллар туплаган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» бәйгесенең супер-финалистлары булачак. Тик берсе генә иң яхшысы булачак һәм «Татар җыры-2021» фестивалендә чыгыш ясау, «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән контракт төзү һәм татар эстрадасының яңа йолдызы дип аталы хокукы алачак.

Фото: ГК Барс Медиа

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар