Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Яңа йолдыз» проекты. Икенче сезон

Ниhаять, «Яңа йолдыз»  телевизион вокаль проектының икенче сезоны тәмамланды.

Ниhаять «Яңа йолдыз»  телевизион вокаль проектының икенче сезоны тәмамланды. Гала-концертта финалга чыккан яшь башкаручылар  татар эстрадасының йолдызлары белән дуэт  башкардылар. Конкурсның финалына 7 кеше узды: Самат Нургалиев, Аида Ибракова, Илшат Мөхәммәтҗанов, Алия Бәдретдинова, Майя Сайфуллина, Илнар Шәрәфетдинов, “Караш" төркеме. «Яңа йолдыз» проектының икенче сезоны 2021 елның май аенда башланып китте. Конкурска Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган hәр кеше катнаша алды. Нәтиҗәдә, 600  ләп мөрәҗәгать кабул ителде, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык. Гариза бирүчеләр арасыннан сайланган 50 кеше Иннополис шәhәрендә узган кастингта катнашты.

Вәкаләтле жюри 22 талантлы башкаручыны сайлап алды.  Яшь талантлар 3 командага бүленеп, өч әйдәп баручы белән шөгыльләнделәр (Наставниклар – Филүс Каhиров, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова).  Гала-концертта бер генә җиңүче билгеләнде. Бу бәхетле башкаручы  «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән контракт  төзү мөмкинлеге, «Татар җыры-2021» фестивалендә катнашу хокукы алды.  Җиңүченең исемен ТМТВ каналында күрсәтеләчәк гала-концерттан белә аласыз.

Видео: Фәгыйлә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар