Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Вадим Захаров Зөфәр Хәйретдиновка: “Тамагыгызга тыгылмасын! Чәйнәп йотыгыз”

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән РАО җитәкчесе Зөфәр Хәйретдинов арасында гауга чыккан.

 


Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән РАО җитәкчесе Зөфәр Хәйретдинов арасында гауга чыккан. Шушы көннәрдә Вадим Зөфәр Хәйретдинов белән язышкан хәбәрләрен, квитанция фотосын Инстаграммына урнаштырды. Анда ике җырчы бер-берсенә ямьсез сүзләр язышкан. Әлеге фотога ачыклык кертеп, Вадим барысын да аңлатып язарга булган.    

“Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен синнән 30 мең сум акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырларын башкардыңмы?” Шундыйрак сораулар белән Инстаграмым тулды. Шуңа күрә һәркемгә аерым язып тормыйм, монда гына җавап бирергә булдым, ачуланмагыз, - дигән ул. -   

Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә филармониядә чираттагы сольный концертым үтте. Концерт алдыннан РАОга барып, килешү төзергә кирәк икәне берсенә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә, концерттан кергән 5 процент акчаны аларга түлисең. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң, агентлар үзләре килә дип белә идем. Килгәннәр, тик минем янга түгел, ә залга кереп, концертны видеога төшергәннәр (анысына хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый миңа шалтыратты. “Килешү төзелмәгән җырларың бар. 140 мең штраф түләгәнче, 30 мең сум түләп котыл”, - диде. Әлеге сумма кайдан алынды икән дисәм, концертта мин хөрмәтле Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сайфуллин җырларын җырлаган идем... Ярар, тиз генә авторлардан гаризалар җыеп чыктым (концерттан алынган 5% акчаның күпмеседер РАО аша авторларга китә). Бәйләнер сәбәп тә калмады төсле. Бераздан мәрхүм булган Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырларын башкарганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар бит инде күптән гүр иясе. Шулай булуына карамастан, 30 мең сум штраф “чәпәделәр”. Түләдем. Тик күңелдә калды. Башкаручы үзе исән чакта аның җырларын башкаруга мин дә каршы, ләкин монда авторлар исән түгелләр. Үлгән кешенең җырларын җырлаган өчен РАОга түләнгән акчаның проценты кая китә микән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үләргә тиешме? 
(Аңлатам: Россия авторлар берлегенең Татарстандагы җитәкчесе - Зөфәр Хәйретдинов)” 

Әлеге пост астына комментарий калдыручылар да күп. Аларның күпчелеге Вадимны яклап язган. Бик күп популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев та үз фикерен язып калдырган.   

Зөфәр Хәйретдинов Мәскәү һәм үз кесәсен калынайтыр өчен татар җырчыларыннан акыртып акча җыя. Ул акчаларны авторларга тиешенчә түләми. Бөтенләй түләми дисәң дә була. Зөфәр Х. Күптән оятсызлыкның теге ягында. Менә мин күп популяр җырлар авторы буларак соңгы ике елга 1800 сум акча алдым. Бу ике ел эчендә минем 31 җырым төрле премияләргә лаек булды, күпме тапкыр радио-телевидениеларда яңгырады. Зөфәр Вадим дустымны рәнҗетмәгән булса, мин моны сөйләп тә йөрмәс идем, – дигән ул.  

 

Теги: Зөфәр Хәйретдинов Зуфар Хайрутдинов Вадим Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар