Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

TMTV премиясе кемдә нинди тәэсир калдырган

Нәрсә беләндер кешене шаккаттыруы авыр бүген. Менә шоу-бизнеста да, тамашачыны җәлеп итү өчен, төрледән-төрле чаралар, премияләр, конкурслар оештырып кына торалар. Халык ярата, йөри. Димәк, җәлеп итә беләләр.

Нәрсә беләндер кешене шаккаттыруы авыр бүген. Менә шоу-бизнеста да, тамашачыны җәлеп итү өчен, төрледән-төрле чаралар, премияләр, конкурслар оештырып кына торалар. Халык ярата, йөри. Димәк, җәлеп итә беләләр.


21 апрель көнне Казанда TMTV музыкаль каналының премияләрен тапшыру чарасы узды. Быелгысы – өченчесе һәм аның исеме дә «Өченче биеклек» дип атала иде. Чара, дип, бераз гадиләштереп әйтелде, 6 сәгатьлек грандиоз концерт булды, диделәр соңыннан катнашучылар да, тамашачылар да. Билет алып, залдан карый алмаучылар турыдан-туры телевизордан да тамаша кыла алды аны. Ул артистларның затлы машиналарда «Пирамида» каршына  выжт кына килеп туктаулары, ул кызыл келәмнән узулары, ул күлмәкләр, черт-черт фотоаппаратлар... Үзе бер тамаша! 

Чебешләрне көзен саныйлар, дигән кебек, без дә менә тапшырасы премияләр тапшырылып беткәч, кайсыбер артистларга шалтыратып, концерт хакында, башкарган җырлары, күлмәкләре турында сораштык. Нинди җыр башкарганнар, ул җырның кызыклы тарихы юкмы алай-болай, күлмәк-күнчекләрен кем сайлашкан, кайдан алганнар? Концерт барышында көтелмәгән хәлләргә юлыкмаганнармы? 

Соравыбызга иң беренчеләрдән булып Гүзәл Уразова җавап бирде. 



«Йөрәгемнең ачыкычлары» дигән җыр башкардым. Аннары Илдар белән (Илдар Хәкимов) яңа дуэт тәкъдим иттек. Бу номерлар инде тулысынча куелган һәм кигән костюмнарыбыз да махсус шушы җырлар өчен тектерелгән иде. Үз стилистларбыз иҗат иткән киемнәр алар. Тамашачыга бу җырлар инде таныш, без аларны быелгы концертларыбызда башкарган идек. Күптән түгел «Йөрәгемнең ачкычлары» җырына клип та төшердек. Җырны Нияз Вәлиев тәкъдим иткән иде. Ләкин мин аны бер елдан гына чыгардым, күрәсең, үз вакытын көтеп яткан булган. Ә Илдар белән җырлаган яңа дуэтыбызны «Кара күзләремә» җырының икенче сериясе дисәң дә була. Халык яратып өлгерде аны. Җырның авторлары – Владимир Федоров һәм Эльвира Сафина, рәхмәт аларга. 



Быел без премияне «Гастроль рекордсменнары» номинициясендә алдык. Аны яраткан артистыбыз Илдар абый Хәйруллин кулыннан кабул итү бигрәк тә күңелле булды. 
Сәхнәдән чыккач, интервьюлар бирдек, фотоларга төштек... Бераздан исебезгә килсәк, статуэтка әллә кая киткән. Соңыннан табып китереп бирделәр тагын». 

Илсөя Бәдретдинова тантананың бик тә яхшы узуын әйтте.



«Молодцы, шундый әйбәт оештырганнар. Һәр номерга ниндидер кызыклы яңалык керткәннәр. Мин үз номерымны башкарганда, берзаман артыма борылып карасам, сәхнәдә күп-күп Илсөяләр тезелешкән. Чактан гын җырлый торган җырымның сүзләрен онытып җибәрмәдем. Сәхнәдәге күп санлы экраннар шундый манзара тудырган икән. Бик матур килеп чыккан! Әйтәм аны, берничә көн алдан кия торган күлмәгеңне алып, килеп кит әле, дип чакырганнар иде. Шулвакытта төшереп калдырган заставканы минем чыгыш вакытында кулланганнар. 
Ә ул көнне башкарган җырымның авторлары – Айдар Тимербаев һәм Илсөяр Ихсанова. Аны миңа кадәр башка җырчыларга да тәкъдим итеп караган булганнар инде, беркем дә алынырга кыймаган. Ә мин менә бик яратып башкарам, тамашачы да яратты аны. Һәр концертымнан соң яныма килеп, минем тормышымны җырладың, ул җыр минем турында икән, диләр.
Күлмәк дигәндә, бәяләрен әйтмим, яхшы нәрсә арзан булмый. Тукымасы читтән кайтартылган, күп өлеше кулдан тегелгән... Үземә бик ошады. Уңайлы да иде. Дизайнеры – Алинә Бәдретдинова. Аны теккәндә мин гастрольләрдә идем, бер тапкыр да примеркага килә алмадым. Үзем киеп карамыйча гына тегелгән күлмәк ул. 
Миңа бит премияне концерт ахырында гына диярлек бирделәр. Әллә, мин әйтәм, бирмәскә уйлыйлар инде. Бик шәп кенә итеп әйтергә дә әзерләнгән идем, бирделәр тагын. Ә болай озак көтүем ярады, рәхәтләнеп башкалар җырлаганын тыңладым.
Берочтан, бер сүз әйтим әле. Шушы арада минем турында да, башка артистлар турында да җыен тузга язмаган сүзләр йөри икән, имеш, мин иренемне күперткәнмен, икенче иягемне алдыртканмын. Җәмәгать, минем битемә бернинди дә операцияләр ясатканым булмады. Бу сүзләр ялган һәм бик күңелемне кайтарды. Артистлар турында мондый ялган сүз тарату кемгә кирәк булды икән?»



Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларга «Иң стильле пар» номинциясенең премиясе тапшырылды. «Сиңа гына» дип аталган җырны башкарды алар. «Оештыручылар да, үзебез дә шушы җырны сайладык, аның клибы да, оранжировкасы да без откан номинациягә туры килеп тора, – диде Гүзәлем. –
Җырны 2017 елда яздырган идек, шул җәйне клибын да төшердек. Ул мөселман стилендә, студиядә төшерелгән клип. Зур чыгымнар тотмабыз дип уйлаган идек, киресенчә булды. Яхшы аппаратура белән төшерү, төсләрне туры китерү кыйммәткә төште.
Җырыбызның авторлары Әлмәт якларыннан. Людмила Аланлы көе, Зинаида Захарова сүзләре. Аранжировка Артур Җамалетдиновныкы.
Образларны клипка туры китерергә тырышып уйладык. Андый стиль үземә дә бик ошый. Дизайнеры Зарина Бабаҗанова. Күп кенә образларыбызны ул әзерләде. 
Салават кигән каешлар ир-ат дирбиясе дип атала. Соңыннан тамашачылардан төрле комментарийлар алдык. Ат каешына да охшаттылар аны, Гүзәлем Салаватны ат итеп җиккән дә диделәр. Ул бик модада бит хәзер. Бу каешларны Мәскәүдән кайтарттык, Денис исемле егет бик тиз генә эшләп бирде.
Өч ел бу чарада катнашсак та, быел статуэтканы беренче тапкыр гына алуыбыз. Әйтәсе дә юк, бик югары дәрәҗәдә оештырылган чара булды. Без статуэтканы Рөстәм Исхаков кулыннан кабул иттек. Менә шунда гына бераз көтелмәгән хәл булып алды. Безне тәбрикләгәндә, экраннарга ниндидер бүтән видео куйдылар, безнеке түгел иде ул. Рөстәм Исхаковның кулындагы конвертка да башка исемнәрне язганнар. Аннары икенче конверт алып чыктылар,  анда да безнең исем юк. Безнеке өченче конвертта гына булып чыкты. Бәлки, ул алдан ук шулай уйланылган булгандыр. Үзебезнең премияне без озак көттек шулай итеп...
Без җырлаганда «Мизгел» бию ансамбле чыгыш ясады. Без аны концертка бер көн кала гына күрдек. Башта бик борчылган идек, барып чыгар микән дип, ә инде чыгышны тулаем күргәч, аһ иттек. Алар шулкадәр яхшы әзерләнгәннәр, киемнәре, синхронлыклары, буйлары – бер генә нәрсәгә дә тел-теш тидерерлек булмады. Әзерлек иң югары дәрәҗәдә куелган иде. Кызыл келәмнән узганда без «Великолепный век» сериалы геройлары образында идек. Салават – Сөләйман падишаһ, ә мин – Хүрәм ханбикә кебек киендек».

фото: TMTV

 

Теги: «ТМТV» премиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар