Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«ТMTV – 2018» премиясе сезнең өчен КОНКУРС игълан итә!

Елдан ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана - татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясе быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак.

Елдан ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана - татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясе быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак. Эстраданың бөтен каймагын җыючы әлеге грандиоз бәйрәмгә барырга теләүчеләр өчен ике сөенечле хәбәребез бар!

Беренчедән, билетлар инде сатуга чыкты, иң яхшы урыннарны алып калырга өлгерегез! Икенчедән, билет сатып алучылар өчен «ТMTV – 2018» премиясе супер бәйге игълан итә: яраткан җырчысы белән очрашу мөмкинлеге! Барлыгы 3 җиңүче булачак. Һәм шул бәхетле 3 җиңүчене 3 шәп бүләк көтә: 1 урын – яраткан җырчың белән ресторанда очрашу, аралашу, фотога төшү. 2 урын – яраткан җырчың белән «ТMTV – 2018» премиясенең кызыл келәменнән узу. 3 урын - «ТMTV – 2018» премиясендә җиңү яулаган яраткан җырчың белән сәхнә артында очрашып фотога төшү. Конкурсның бөтен шартлары белән «TMTV» татар музыкальтелеканалының рәсми инстаграм аккаунты аша танышып була - @tmtvonline

Бәйге инстаграмда узачак! Нәтиҗә ясау көне - 16 апрель!

Барлык катнашучыларга да чын күңелдән уңышлар телибез!

P.S. Ә сез кызыл келәмнән эстрадабызның кайсы йолдызы белән үтәр идегез?

Теги: «ТМТV» премиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар