Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Әтине хатын-кызлар яратты, дуслары бәяләде...»

Кичә җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны соңгы юлга озатты.

Кичә җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны соңгы юлга озатты. Камал театры сәхнәсендә аның тавышы башка яңгырамаячак дигән уйдан ук җанга боз салкынлыгы иңә... 
Аның туган ягында – Питрәч районы Күн авылы зиратында кичә яңа кабер калыкты. Һәм шунда ук чәчәкләргә күмелде. Олпат актерны ярату, хөрмәт билгесе иде бу чәчәкләр...

Кызы Айсылу Хафиз та әтисен соңгы юлга озатып кайткач Фейсбуктагы битенә ярату турында язды.

«Әтине Кояш баеганчы җирләргә өлгердек, – дип язды ул. – Язмыш гел аның яклы булды, әтине гел иркәләде. Аны хатын-кызлар яратты, дуслары бәяләде, хезмәттәшләре хөрмәт итте.  
Әти һәрвакыт яңалыкка омтылды, беркайчан гайбәт сөйләмәде, интригалар кормады. Һәрвакыт бөтен кешегә дә ярдәм итәргә әзер булды. 
Камал театры, театрның дирекциясе, администрациясе – һәркайсы шәхсән безгә бүген үз иңен куйды. Әтине озату шулкадәр төгәллек белән оештырылды һәм шулай узды да. Менә шундый җирдә эшләү, шундый дусларың, шундый тамашачың булу зур бәхет һәм байлык бит ул! 
Хушлашу мәрәсиме дә бер сулышта үтте – әтигә лаеклы хөрмәт күрсәтелде. Ә авылда без кайтышка кабер инде казылган иде. Нәкъ әти үзе теләгән урында... 
Зират алдындагы мәйданчыкка машиналар сыймады!  
Әтинең җеназасына килгән шулкадәр күп халыкка карап мин менә нәрсә уйладым: бу хөрмәткә бит ирешергә дә кирәк! Аллаһы Тәгалә аңа хыялланып булганның барысын да бирде: җиңел үлем, матур озату һәм аның рухына дога кылучы йөзләгән кешеләр!
Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт!»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яраткан, хөрмәт иткән артистым иде. Авыр туфрагы җиңел, яткан урыннары гыйззәт ястыкларыннан булсын.

    Хәзер укыйлар