Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озаттылар

Мәрҗани мәчете янында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштылар.


Мәрҗани мәчете янында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлаштылар. Җырчы кичә – 24 декабрьдә 72 яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды. 
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Искәндәр Биктаһировны якын итеп “Искәндәр абый”, – дип сөйләде: “Аның җырлары безнең йөрәгебездә мәңге сакланыр. Мин аның әтисенең исемен дә белмәгән идем, без аны һәрвакыт “Искәндәр абый”, – дип, якын итеп йөрттек. Мәдәният министрлыгы исеменнән туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Искәндәр абый, бәхил бул, урының оҗмахта булсын”.
Хушлашу мәрәсимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. “Безнең арабыздан кызыклы шәхес китеп бара. Гаиләсендә ул бик яхшы әти иде, балалары өчен янып яшәде. Икенче улын Уфага укырга җибәргәндә ничек итеп елап йөргәнен хәтерлим. Хисле кеше булды. Шул ук вакытта ул үз фикерен әйтеп бирә торган каршылыклы кеше – ошамаган әйберне беркайчан да эчендә калдырмый иде, турысын ярып әйтә белә иде, – диде Фердинанд Сәлахов.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин Искәндәр Биктаһировның китеп баруын – көтелмәгән хәл дип кабул иткән: “Нинди матур көн! Күк капусы ачыла торган көндер бу. Әлбәттә, иманым камил, Искәндәр абый, җәннәттә булыр, Аллаһы Тәгалә теләсә. Һәрберебезгә исәнлек-саулык, Искәндәр абыйга оҗмах теләп калабыз”.
Искәндәр Биктаһиров 1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982–84 елларда Казан консерваториясендә Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала.
Җырчы 1975–1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981–1995 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995–2009 елларда – Казан шәһәре филармония солисты. Искәндәр Биктаһиров филармониянең сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелләребезнең берсе иде. Җырчыны Курган зиратында җирләделәр.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар