“Татар Җыры”- Уфа: 8000 тамашачы, 29 артист һәм 38 җыр!  

Өч төп шәһәрдә – өч концерт! Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган масштаблы концертларның беренчесе ноябрь азагында Мәскәүнең Кремль сараенда узган булса, икенчесе  - 7 декабрь көнне Башкортостан башкаласында урнашкан  “Уфа-Арена” сараенда  гөрләп узды. Сигез мең тамашачыны сыйдырган залда чып-чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъматуллин, Әнвәр Нургалиев һәм татар эстрадасының тагын бик күп популяр артистлары соңгы елларда халык тарафыннан яратылып өлгергән иң шәп хитларын башкарды. Һәр образ уйланылган, һәр чыгыш үзенчәлекле, һәркайсы үзе бер шоу! Җырларга кушылып җырлап, рәхәтләнеп биеп, һәрбер җырчыны көчле алкышларга күмде тамашачы. Бәйрәмнең тантаналы мизгелләренең берсе – артистларны бүләкләү булды. Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының почетлы грамотасы  тапшырылды. ТР атказанган артистлары Гөлназ Сәфәрова һәм Эльмира Сөләйманованы Татарстан еспуРеспубликасы һ һәм Башкортостан Вәкиллегеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

“Татар Җыры” меңләгән кешене бер дулкынга көйләп, 3 сәгатьлек җырлы сәяхәткә дәште.Искиткеч җылы, урыны белән хәтта кызу узган бу очрашу уфалар өчен дә, җырчылар өчен дә онытылмаслык бер матур хатирә булып сакланыр! Алда – Казан һәм  йомгаклау тантанасы!  

Реклама

21 декабрь “Пирамида” концертлар залында 20 елның иң шәп хитлары яңгыраячак!  

 

фото: Олег Черных

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 8048
    10
    252
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    8480
    9
    198
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    8456
    6
    129
  • Ике туй – бер ир «Ике тапкыр кияүгә чыгарсың», – диде миңа чегән хатыны. Күзләремә яшь килде...
    7391
    3
    115
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    7011
    0
    106
Соңгы комментарийлар
  • 29 гыйнвар 2020 - 09:03
    Без имени
    Зур рәхмәт Сезгә матур фикерләрегез өчен! Быел сабакташлар белән очрашуга кайткач, "ияреп" килгән хикәяләремнең берсе. "Сынау", "Рәнҗеш" дигән хикәяләремнең дә сюжетлары шушы очрашу мизгелләрендә туды. Алар "Сөембкә" сайтында басылдылар. Укучыларым белән бәйләнештә тоткан өчен "Сөембикә" кызларына олы рәхмәтләремне белдерәсем, сәламәтлек, иҗат уңышлары теләсем килә. Үрнәк булырлык та, сабак бирерлек тә, файдалы һәм кирәк язмалары белән "Сөембикә" алдагы көннәрдә дә барыбызны да куандыоып торсын! Люция Әблиева
    Кайтаваз
  • 29 гыйнвар 2020 - 10:19
    Без имени
    Әйе, сүзне әйткәнче уйларга кирәк тә, кайчак авыздан чыгып оча шул! "Каргышның тиешлесе дә уртак төшә" дия иде әнием. Шуңа күрә каргау түгел рәнҗергә дә куркам, Алла сакласын каргыш- рәнҗешләрдән. Бик гыйбрәтле язма, рәхмәт, ошады.
    ​Каргыш – каргыштан аерыла
  • 29 гыйнвар 2020 - 12:34
    Без имени
    Гыйбрәт!!! Аллам сакласын дияргә генә кала монда. Рәхмәт, уйландыра торган, тәрбияви , тирән эчтәлекле.
    Кичерү
  • 28 гыйнвар 2020 - 19:42
    Без имени
    Юк, хозай курхэтмэсен, ошондай азымга этэргэн Ир менэн бер кондэ тормас инем...
    ​Ачы көнбагыш
  • 29 гыйнвар 2020 - 03:22
    Без имени
    Бик матур язма! Дорес язылган.Узе сайлаган хонэргэ гомер буе тугры булган,яратып башкарган ,ярдэмгэ килергэ хэрвакыт эзер булган медицина кешелэренэ дан!!! Мин дэ язмадагы Рэшидэ гэ ошаган фельдшерны белэм.40 елдан артык бер авылда яшэп,эшлэп тирэ-яктагы 6 авылга медицина ярдэме курсэтуче Зилэ Кинзяшева хакында язасым килде.Зилэ узе Башкортостаннын Авыргазы районында туып ускэн.Кырмыскалы районынын Тансаит авылына медучилищены беткэч эшкэ жибэрелэ 1978 елда .шул елдан башлап элеге конгэ кадэр , пенсиядэ булуына карамастан,Зилэбез хэрбер ярдэмгэ мохтаж кешегэ медицина хезмэте курсэтэ.КЕМ.кайсы авылда,жэйме,кышмы ,буран,янгырмы -йогереп ярдэмгэ килэ. Шулай ук ул узенен тормышында кешелэр конлэшерлек итеп алып бара.Тормыш иптэше Анур белэн якты матур йорт салып кереп ике эзмэвердэй егет устереп ,аларны ойлэндереп ,оныкларына шатланып яшилэр.Зилэбез авылда гына тугел район кулэмендэ хормэтле кеше. Чын кунелемнэн килэчэктэ дэ аларга исэнлек саулык белэн озын гомер,шатлык телим!
    Кайтаваз
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...