Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“Татар җыры” фестивале номинанты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНың көндәшләре кем?

16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” 18нче халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә.

16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” 18нче халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта бүген "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр иттеләр.


“Ришат Төхвәтуллинның продюсеры белән уртак тел таба алмадык”
Ришат “Үзенчәлекле моң” номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Аның ни өчен моңа кадәр фестивальдә катнашмавының сәбәбен «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев аңлатты. “Эстрадада Ришат барлыкка килгәч тә, аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Дөрес, без аның генераль продюсеры Рифат Фәттахов аша аралаштык. Кызганыч, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык. Күз алдыгызга китерегез, көн саен Казан вокзалыннан Кызыл Армия гимны, Сәлих Сәйдәшев гимны белән Мәскәүгә "Татарстан" поезды китә. “Татар җыры” да шундый ук локомотив. Фестивальгә билет эләктергән кеше, купелы вагонга күчеп, кирәкле ноктасына барып җитә. Мин моны без текә булганга әйтмим, дөресе шул. “Татар җыры” фестивале беркемне дә көтми, чөнки вакыт чаба. 

Ришатның “Татар җыры”нда катнашмавыннан беркем дә өстен калмады, кыены халыкка төште. Бу хәлне Россиянең җыелма командасы футбол буенча Дөнья чемпионатына эләкмәү, Бразилия белән уйнамау белән чагыштырырга мөмкин. Бу очракта команда нинди тәҗрибә алачак? Монда да шул ук хәл. Без “Татар җыры”на иң популяр башкаручылар, җырлар эләксен дип тырышабыз”, - дип аңлатты Марат Гәрәев.

Ришат та бу хакта үз фикерен белдерде. “Моңарчы бер дә “Татар җыры”нда катнашканым булмады. Моның сәбәпләрен Марат әфәнде әйтте. Бу юлы, күзгә-күз карашып сөйләшкәч, бер-беребезне аңладык. Кешедә иң яраткан сыйфатым – бер-береңне хөрмәт итү. Элек “Татар җыры”ның ничек узганын телевизордан, интернеттан яисә әти-әни сөйләве буенча гына белә идем. “Татар җыры”нда мин “Зәңгәр күзләр” исемле җырымны тәкъдим итәм. Оештыручылар белән шушы җырны башкарырга дигән фикергә килдек. Минемчә, “Татар җыры” - халкыбызның бөтен гореф-гадәтләренең үсешенә зур көч куйган проект. Биредә минем дә катнашуымны сорагач, мин, әлбәттә, ризалаштым. Җырчылар арасында татар җыры, сәнгате Европадан күпкә артта калган, дигән сүзләр йөри. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм, чөнки татар халкының моңы бар. Аны чит ил җырчылары безнең кебек башкара алмый”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Ришат эстрадада көндәшләре барлыгын да әйтте. “Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров... Әлбәттә, без барысы белән дә дуслар. Ләкин көндәшлек дигән әйбер спортта да, башка өлкәдә дә булырга тиеш. Хәтта тиңе булмаган “Татар җыры”на да көндәш булып “Үзгәреш җиле” килеп чыкты. Ул булмаса, “Татар җыры” бәлки бу дәрәҗәгә күтәрелә дә алмас иде. Минем көндәшләрем бар, мин аларга шатмын. Аларга карап мин дә үсәм”, - ди Ришат.



“Гөлназ Сәфәровага һәрвакыт драйв җитми”
“Татар җыры”ның алыштыргысыз алып баручылары - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыйров. Гөлназ Сәфәрова быел фестивальне 12нче тапкыр алып барачак. Ул быелгы чараның сценарий авторы да икән әле. “Фестивальнең зур тарихы, үзенең стиле, форматы бар. Ләкин соңгы елларда тамашачылар һәм журналистлар тарафыннан драйв җитми башлады. Әйе, ул затлы, югары дәрәҗәдә үтә. Ләкин беренчел эмоцияләр юкка чыкты. Хәтерлисезме, без “Татар җыры”н ничек көтеп ала идек? Быел әлеге фестивальне дер селкетеп алырга, әлеге эмоцияләрне кайтарырга телибез. Быел кискен борылыш ясарга әзерләнәбез. Сценарий авторы буларак шуны әйтә алам, безнең максат – залдагы киеренкелекне бетереп, халыкка чын татар җыры бәйрәмен күрсәтү”, - диде Гөлназ Сәфәрова.

Узган еллар белән чагыштырганда, быел котлаучылар, тәбрикләүчеләр саны азрак булачак. “Бу кешене ялыктырмас өчен, фестивальнең динамиканы саклау өчен мөһим. Девиздагы кебек, без яңадан, яңа баштан башларга әзер!” - ди Гөлназ Сәфәрова. Гөлназның эмоцияләргә кагылышлы сүзләренә Айваз Садыйров: “Гөлназга һәрвакыт драйв җитми”, - диде. Айваз быел “Татар җыры”н алтынчы тапкыр алып барачак. “Ел саен сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану кичерәм. Ләкин Гөлназның драйвы белән кереп киткәч, ул дулкынлану юкка чыга”, - ди Айваз.

Алып баручылар әйтүенчә, “Татар җыры”на ел башыннан ук әзерләнә башлыйлар. “Эстрадада барган яңалыкларны, тенденцияләрне күзәтеп барырга, кычкырып торган яңалыкларны истә тотарга, эстрадага килеп кергән җырчыларның исемнәрен, сыйфатларын билгеләп узарга кирәк. Җырчыларны игълан иткәндә, бу - бик кирәк факторларның берсе. “Татар җыры” сәхнәсендә елның иң-иңнәре генә чыгыш ясый, тамашачы тарафыннан кабул ителгән җырлар яңгырый. Иң беренче чиратта, безгә халык фикере мөһим. “Татар радиосы”нда ел дәвамында кайсы җырчының нинди җыры еш соралуы турында күзәтү дә алып барабыз”, - диде Айваз.



“Һәрберебез үзенчә “йолдыз”
Номинантлар арасында җырчы Ильмира Нәгыймова да бар. Ул беренче тапкыр “Татар җыры” сәхнәсендә 2012 елда чыгыш ясаган. “Фестиваль тамашачыларны гына түгел, без – җырчыларны да һәрвакыт шаккатырып тора. Беренче тапкыр оештыручылар шалтыратып, “син “Татар җыры”нда тимераякта чыгыш ясаячаксың” дигәч, мин шок хәлендә калдым. “Татар җыры”на кадәр бөтенләй тимераякка басканым булмады. Бу минем өчен икеләтә зур җаваплылык булды. Узган ел “Автор-башкаручы” номинациясендә җиңдем. Ул - минем хыялланып көтеп алган номинациям иде, шуңа да быел хисләнеп бик күп җырлар иҗат иттем”, - диде Ильмира Нәгыймова.



Матбугат конференциясендә Фирдүс Тямаев та бар иде. “Куштанланып утырмыйм, ләкин “Татар җыры” кебек проект Татарстанда юк. Башка проектлар чакыра, ләкин мин катнашудан баш тартам, чөнки алар гади концерт кебек кенә уза. Беренче тапкыр “Татар җыры”нда катнашуымны белгәч, әниемә, туганнарга, дусларга шалтыраттым. Бүгенге көндә дә онытмыйм, әниемә 4500гә билет алдым. Утыз ел сыер савучы булып эшләгән хатынның нинди хис-кичерешләр кичерүен күз алдына китерегез. “Татар җыры” лауреаты дигән исем халык алдында дәрәҗәмне күтәрде. “Татар җыры” техник яктан да бай, шул ягы да ошый миңа. Бу проект – киң, аның катнашучылары төрле стильдә җырлый. Татар иҗат дөньясы киң булырга тиеш, бер кысага гына керергә тиеш түгел. Оештыручыларга Алла ярдәм бирсен. Монда сөйләп утыру – бер, 25-30 артист белән эшләү авыр, һәркайсының үз холкы, һәрберебез үзенчә “йолдыз”. Бигрәк тә дизайнерга авыр, былтыр Алинә минем белән ике кибеттә йөрде дә, ахыр чиктә мин аңа “бар, син, кайт, үземнекен киям”, дидем”, - диде Фирдүс Тямаев.



“Иң көйсезе – Айваз Садыйров!”
Быел “Татар җыры”нда 25 номинациядә 25 җырчы “Алтын барс” сынына ия булачак. Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Татар җыры”нда чыгыш ясаячак артистларның образы 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр исәпләнә. “Мин һәр артистны да яратам. Бигрәк тә Гөлназ Сәфәрова белән эшләргә рәхәт. Ә иң көйсезе, үзсүзлесе, мөгаен, Айваз Садыйровтыр. Ул ел саен һәр детальгә бәйләнә, һәрнәрсәдән кимчелек эзли”, - дип белдерде дизайнер Алинә Бәдретдинова.

“Унсигез яшь нәрсә ул? Ул – яшьлекнең иң гүзәл вакыты. Шушы еллар дәверендә фестиваль белән бергә яңа буын үсте. Әлеге буын татар җырының, татар сәнгатенең матурлыгын һәр яклап күрә алды. Үткәнеңне белмичә, киләчәккә барып булмый, ди татар халкы. Бүген татар теле турында сорау туган заманда без барлык скептикларга туган тел, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана, дип ышандырып әйтә алабыз. “Татар җыры” проекты – һәр яктан да кызыклы проект. Ә иң куандырганы – ул 18 ел дәвамында туган телдә. Без үзебезнең халыкка дөньякүләм фестивальләрдән калышмый торган зур затлы тамаша күрсәтәбез”, - дип белдерде "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева.

Шуны да әйтергә кирәк, 16 декабрьдә узачак “Татар җыры”н ТатМузТВ телеканалы туры эфирдан күрсәтергә җыена. 

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/tatar-yry-festivale-nominanty-rishat-t-khv-tullinny-k-nd-shl-re-kem-/

Теги: “Татар җыры”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар