Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Татар җыры – 2017» фестиваленең номинантлары билгеле булды

Быел лауреатлар исемлегендә җырчы Ришат Тѳхвәтуллин да бар.

Быел лауреатлар исемлегендә җырчы Ришат Тѳхвәтуллин да бар.
 

Татар эстрадасы ɵлкәсендәге «Татар җыры» фестивале якынлаша. Тиздән 2017 елның иң популяр җырчыларына «Алтын барс» сыннары тапшырылачак. «Татар җыры – 2017» фестиваленең номинантлары билгеле инде. Аларны булачак тантананың афишаларында күрергә мɵмкин, дип хәбәр итә 18 нче тапкыр уздырылучы  «Татар җыры» фестивален оештыручылар. 

«Быелгы тамаша үзгәрешләргә һәм кɵтелмәгән борылышларга бай булачак. Шуңа да «Татар җыры» лауреатларының исемнәрен алдан әйтергә курыкмыйлар. Барлык серләр һәм тɵп интрига бары тик тантана кɵнендә, «Татар җыры» сәхнәсендә ачылачак. Әйтергә кирәк, быел лауреатлар исемлегендә татарның сандугачы – Ришат Тѳхвәтуллин да бар. Бу яңалык «Татар җыры»н яратучыларга да, Ришатның иҗатын сѳючеләр ѳчен дә бик куанычлы булды», - ди оештыручылар.

Лауреатлар исеме билгеле булса да, кемнең кайсы номинациядә җиңүе, нинди җыр башкаруы сер итеп саклана. Җырчыларның нинди амплуада чыгыш ясавын беренчеләрдән булып «Татар җыры»н тамаша кылырга килгән кунаклар күрәчәк.

"Елның иң дәрәҗәле һәм кɵтелгән вакыйгасы - «Татар җыры» фестиваленә санаулы кѳннәр калды. Онытылмаслык тамашаны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, 16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгенә рәхим итегез! «Татар җыры» фестиваленең 18нче сезонын бергә каршылыйк! ", - ди "Татар җыры-2017" фестивален оештыручылар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153914/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар